Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 декабрь 2020, 16:17

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнәбез

Традиция буенча беренче яртыеллык тәмамланыр алдыннан 2021 елда урта белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында гомумрайон ата-аналар җыелышы уза.

Традиция буенча беренче яртыеллык тәмамланыр алдыннан 2021 елда урта белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында гомумрайон ата-аналар җыелышы уза.
Быел ул Zoom платформасында онлайн режимда үтте. Җыелышта район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. Т. Солтанголов, мәгариф бүлеге җитәкчесе З. Ә. Чупова, БДИның муниципаль координаторы Р. Р. Сәүбанова катнашты.
Быел югары уку йортларына 98 чыгарылыш сыйныф укучысы укырга кергән, бу 71,5 процент тәшкил итә (былтыр - 64,5 процент), аларның 65е - республикада, 33е - башка төбәкләрдә белем ала. Урта махсус уку йортларында 37 кеше укуын дәвам итә һәм икесе эшкә урнашты.
- Район мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнарына һәм йомгаклау иншасына, ул урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты булып тора, әзерлек дәвам итә, - дип билгеләде чыгышында Зилә Чупова. – Гадәттәгечә, иншаны декабрь, февраль һәм майның беренче чәршәмбесендә язалар иде. Быел яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефе янау сәбәпле, йомгаклау иншасын үткәрүнең төп вакыты киләсе елның 5 апреленә күчерелде. Аны яңадан 21 апрельдә һәм 5 майда язарга мөмкин булачак.
Бердән дәүләт имтиханнарнына әзерләнгәндә барлык мөмкинлекләрне кулланырга, барлык федераль һәм төбәк сынауларында, муниципаль сынау имтиханнарында, «Ата-аналар өчен Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көне» һәм «Җиңү өчен 100 балл» бөтенрусия акцияләрендә катнашырга кирәк.
Информатика буенча имтихан тапшыруда да үзгәрешләр бар. Әле беренче сынап караулар узды, анда 18 укучы катнашты. Һәр чыгарылыш сыйныф укучысы 1 февральдән дә соңламый имтихан тапшырачак фәннәрне сайларга һәм, әлбәттә, аларга әзерләнергә, дәресләргә, өстәмә дәресләргә, онлайн-консультацияләргә йөрергә тиеш.
Имтиханнарны үткәрү тәртибе һәм үзенчәлекләре, Дәүләт йомгаклау аттестациясен бәяләү системасы белән Республиканың мәгариф өлкәсендә контроль һем күзәтчелек идарәлегенең баш белгеч-эксперты Р. Г. Дияров һем Мәгълүмат эшкәртүнең төбәк үзәге директоры Р. Ф. Ремов таныштырды.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: