Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 декабрь 2020, 11:45

Аксен мәктәбе мобиль сыйныф өчен 30 ноутбук алды

Җиһазлар комплекты «Мәгариф» милли проектының «Санлы белем бирү мохите» төбәк проекты кысаларында куелды.

Җиһазлар комплекты «Мәгариф» милли проектының «Санлы белем бирү мохите» төбәк проекты кысаларында куелды.
Мәктәпләрне югары тизлектәге интернет белән тәэмин итү, санлы белем бирү платформасын булдыру, ул укучыларга, укытучыларга һәм ата-аналарга белем бирүнең барлык баскычларында зур ярдәм булачак, белем бирү процессында катнашучыларның санлы грамоталылыгын арттыру һәм санлы компетенцияләрен үстерү - «Санлы белем бирү мохите» төбәк проекты шушы максатка юнәлтелгән. Аның максатчан моделе Аксен мәктәбендә дә кертелә башлады.
Шушы көннәрдә учреждениегә 30 мобиль сыйныф ноутбугыннан һәм бер күп функцияле җайланмадан торган җиһазлар комплекты кайтартылды. Шулай ук идарә итү персоналы өчен интерактив комплекслар һәм ноутбуклар кайтарту да көтелә.
Фото: http://obrazovaniealsh.ucoz.ru/
Читайте нас: