Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 гыйнвар 2021, 14:12

Укудагы югары казанышлары өчен - республика Башлыгы премияләре

Әлшәй укучылары һәм аларның укытучылары акчалата бүләкләргә лаек булды.

Әлшәй укучылары һәм аларның укытучылары акчалата бүләкләргә лаек булды.
“Мәгариф өлкәсендә укучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән халыкара, бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадалар (конкурслар) җиңүчеләренә һәм призерларына, шулай ук аларны әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә Башкортстан Республикасы Башлыгы премияләрен бирү турында”гы указга ярашлы, 2019-2020 уку елында ирешкән уңышлары өчен безнең район укучылары һәм педагоглары да акчалата бүләкләргә лаек булды.
Укучыларның информатика буенча бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабы призеры, Шафран мәктәбе укучысы Илья Мәсалимовка һәм укытучысы Александр Евгеньевич Кутьенковка 10ар мең сум премия бирелде. Башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада призеры, Әбдрәшит мәктәбе укучысы Алена Жуковская һәм укытучысы Мәйсәрә Сабирҗан кызы Батталова да шундый ук бүләккә лаек булды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Фото: alki-rt.ru
Читайте нас: