Әлшәй хәбәрләре
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 гыйнвар 2021, 14:38

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга гаризалар кабул итү 1 февральдә тәмамлана

Башкортстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен гаризалар бирү вакыты тәмамлануга якынлашуы турында искәртә

Башкортстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен гаризалар бирү вакыты тәмамлануга якынлашуы турында искәртә
Гаризалар узган еллардагы чыгарылыш укучылары һәм унберенче сыйныф укучылары, аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) яки уполномоченныйлар тарафыннан паспорт һәм ышаныч кәгазе нигезендә бирелә. Катнашучы нинди фәннәрдән имтихан тапшырырга тели, шуларның барысын да санап китәргә тиеш (фәннәр саны чикләнмәгән).
Быел мәктәпне тәмамлаучы 11нче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга гаризаны укыган урыны буенча яза, узган еллардагы чыгарылыш укучыларына мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза язу өчен алар белем турындагы документларының төп нөсхәсен яки расланган күчермәләрен тапшырырга тиеш.
Мөмкинлекләре чикләнгән элекке һәм быелгы чыгарылыш укучылары гариза язганда психологик-медицина-педагогик комиссия тәкъдимнәре күчермәсен, ә инвалид булган катнашучылар – белешмәнең төп нөсхәсен яки расланган күчермәсен алып килә.
1 февральдән соң БДИда катнашу өчен гаризалар Башкортстан Республикасының Дәүләт имтихан комиссиясе карары буенча документлар белән расланған билгеле сәбәпләре булган очракта гына, имтиханнар башлануга ике атнадан да соңламый кабул ителә, дип хәбәр иттеләр мәгариф бүлегендә.
Кызыксындырган сораулар белән 3-11-84, 3-01-72 (мәгариф бүлеге) телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: