Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 февраль 2021, 13:01

Беренче карлыгачлар бар

М. Буранголов исемендәге башкорт лицеенда “Канатлан!” проектының беренче карлыгачлары бар.

М. Буранголов исемендәге башкорт лицеенда “Канатлан! проектының беренче карлыгачлары бар.
Хәтерегезгә төшерәбез, бер ел элек республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән яңа белем бирү проекты эшли башлады, аның төп бурычы - өлкән сыйныф укучыларын олы тормыш юлына нәтиҗәле әзерләү. Оештыручылар мәктәпне тәмамлаучылар белем генә түгел, ә заманча җәмгыятьтә аларның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру өчен төрле юнәлештәге программалар комплексын эшләгән, атап әйткәндә чит һәм туган телләрне белү, машина йөртү, спорт белән шөгыльләнү, шахмат уйнау һәм хәтта биергә өйрәнү.
Яңа проект М. Буранголов исемендәге башкорт лицеенда да уңышлы старт алды. Узган уку елы ахырында «Сәламәт елмаю» модуле кысаларында мәктәптә заманча җиһазландырылган стоматология кабинеты ачылды. Бүген балалар монда профилактик тикшерү уза, табиб-стоматолог консультациясе ала, тешләрен дә дәвалый.
Агымдагы уку елының сентябрендә тагын “Спорт белән дус бул!” һәм “Руль артына утыр” дип аталган ике модуль эшли башлады. Беренче юнәлештә спорт көрәше буенча заманча җиһазландырылган зал ачсалар, икенчесен гамәлгә ашыру кысаларында булачак чыгарылыш сыйныф укучылары ДОСААФ оешмасының урындагы мәктәбе курсантлары да булды. Белем бирү учреждениеләре арасындагы килешү ярдәмендә укучыларның ата-аналарына мондый укыту күпкә очсызракка төште. Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелде, балаларны укыту урынына кадәр илтеп кую оештырылды.
Шушы көннәрдә башкорт лицеенда тантаналы вакыйга булды – “В” категорияле транспорт чаралары шоферы курсларын уңышлы тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды. “Канатлан!” проектының “Рульгә утыр“ модуленең беренче карлыгачлары - унтугыз өлкән сыйныф укучысы бу документны алды.
- Безнең мәктәптә “Интерактив башкорт теле” модуле дә уңышлы гамәлгә ашырыла, аның буенча дәресләр үткәрү өчен “Санлы белем бирү мохите” проекты кысаларында алынган җиһазлар һәм инглиз теле буенча “Дөрес сөйләш” дип аталган курс программасы кулланыла. Быелдан башлап “Халык алдында чыгыш яса” юнәлеше эшли башлады, анда балалар риторика нигезләренә - үз фикерләрен матур һәм ышанычлы итеп әйтә белергә, чыгыш ясарга өйрәнә.
Хәзер заманы шундый, гел алга барырга, яңа белемгә омтылыргаө кирәк. Республика Башлыгы Радий Хәбиров, программаның төп максаты турында сөйләгәндә, “бүген җәмгыять өстенлекле компетентлыкка ия һәм аларны заманча җәмгыятьтә куллана белгән торган чыгарылыш сыйныф укучыларына мохтаҗ», диде. Һәм безнең бурыч – “Канатлан!” белем бирү проекты ярдәмендә нәкъ менә шундый чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләү, - ди М. Буранголов исемендәге башкорт лицее директоры Римма Дәүләткирәева.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Таныклыклар тапшыру тантанасы.
Читайте нас: