Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 март 2021, 14:29

Әлшәй укучылары 23 призлы урын яулады

Мәктәп укучыларының бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды, анда безнең районның өлкән сыйныф укучылары да катнашты.

Мәктәп укучыларының бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды, анда безнең районның өлкән сыйныф укучылары да катнашты.
Укучыларыбызның рус теле һәм әдәбияты, математика, информатика, химия, биология, җәмгыятьне өйрәнү фәне, хокук, яшәү хәвефсезлеге нигезләре буенча яхшы белем күрсәтүләре турында без язган идек инде. Хәтерегезгә төшерәбез, Шафран мәктәбеннән тугызынчы сыйныф укучысы Мария Кутьенкова берьюлы дүрт фәннән призер булды. М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның унынчы сыйныф укучысы Алсу Хаҗиәхмәтова да өч призлы урынга лаек булган. Раевка гимназиясеннән тугызынчы сыйныф укучысы Екатерина Родина ике тапкыр призер булды.
Мәктәп укучыларының география, экология, дөнья художестволы мәдәнияте һәм технология буенча олимпиадасының төбәк этабы нәтиҗәләре дә билгеле булды. Экология буенча 2нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучысы Павел Балашов (укытучысы Г. Г. Хөснетдинова) һәм Раевка гимназиясенең унберенче сыйныф укучысы Артур Юнысов (Н. З. Гәрәева) призер булды. Павел укучыларның география буенча олимпиадасында да (И. М. Һидиатуллина) яхшы чыгыш ясады.
Дөнья художестволы мәдәнияте буенча олимпиадада, сәнгать әсәрләре, аларның авторлары, чорлар һәм стильләр турында белемнәрен, художестволы анализ үткәрә белүен күрсәтеп, Шафран мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Милана Белова (Р. Н. Мөхетдинова) призерлар исәбенә керде. Технология буенча олимпиадада да уңышлар бар. Бу фән буенча 2нче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Лилия Усманова (Л. К. Митюкова) призер булды.
Мәктәп укучыларының бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында Әлшәй укучылары 23 призлы урын яулады. Афәрин, балалар!
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Ике тапкыр призер, 2нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучысы Павел Балашов.
Читайте нас: