Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 март 2021, 17:19

Шимбә көнне укый башларбызмы?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дүртенче чиректә мәктәпләрдә шимбә көн укуны кайтарырга тәкъдим итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дүртенче чиректә мәктәпләрдә шимбә көн укуны кайтарырга тәкъдим итте.
“Без шимбәләрне укымаска карар кабул иткән идек. Ул җиңел карар булмады. Әмма ул вакытта, хәер әле дә, үз-үзен аклаган карар булды. Тик без “коронавирус тарихы” режимында яшибез. Бәлки имтиханнарга активрак әзерләнер өчен кайбер шибмәләрне “ачаргадыр”? Без шулай ук тәнәфесләрнең озынлыгына кагылышлы үзгәрешләр кабул иттек. Балаларан яхшылап ашарга тиеш. Шуңа күрә без “шимбәләр копилкасын” ачып, дүртенче чиректә булса да шимбәләрне уку көненә әйләндерергә тәкъдим итәбез”, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы бу мәсьәлә буенча ачык күзаллавы юклыгын да әйтте. БДИга әзерләнү хакына шимбәләрне “корбан” итәргәме, әллә башка вариантлар табаргамы? Әлеге тәкъдимне мәктәпләрдә тикшерергә чакырды.
“Ата-аналар белән киңәшләшегез. Әлегә мәсьәлә ачык кала. Бәлки мәктәпләргә үзләренә карар кабул итәргә мөмкинлек бирергәер... Әлегә әзер карар юк. Әмма мин шуны беләм: коронавирус аркасында балаларның язмышлары җимерелергә тиеш түгел. Бала язмышы – ул БДИдан яхшы баллар, шуның нәтиҗәсендә яхшы вузга укырга керү һ.б.” – диде Радий Фәрит улы.

Автор : Ибрагимова Эльмира.

Фото: https://mendyanschool.02edu.ru/school/news/for-parents/420401/

Читайте нас: