Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Облачно
Мәгариф
15 Марта 2021, 11:40

Бөтен укытучыга да бер оклад

Дәүләт Думасы депутаты Елена Строкова Русиядә бөтен яшь укытучыларга дә бердәм оклад билгеләргә тәкъдим иткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Дәүләт Думасы депутаты Елена Строкова Русиядә бөтен яшь укытучыларга дә бердәм оклад билгеләргә тәкъдим иткән. Ул 35 яшьтән кечерәк булган белгечләрнең эш хакы 1,5-2 минималь эш хакы күләменнән дә ким булмаска тиеш ди. Бу 19-25 мең сум дигән сүз.
Русия төбәкләрендә минималь эш хакы күләме төрлечә, ди ул. Әгәр яхшы гына оклад билгеләсәң, яшь белгечләр үз туган җирләрендә эшкә калыр иде.
Елена Строкова мәктәпләрдә бөтенрусия тикшерү эшләрен бетерергә тәкъдим иткән иде. Чөнки алар укучының белем сыйфатын күрсәтми, укытучы өчен артык өстәмә эш кенә булып тора, диде ул.Автор : Әсәдуллина Эльвира.Чыганак: Лента.ру.
  • Читайте нас