Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мөхәррир сүзе
9 гыйнвар 2019, 02:00

Яңа елга – ышаныч һәм өмет белән

Кадерле гәзит укучылар! Бөтен йөрәктән сезне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм!

Кадерле гәзит укучылар! Бөтен йөрәктән сезне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм!
Сезнең белән тагын да бер елны үткәрдек. Ел дәвамында район басмасы битләрендә без иң чагу вакыйгалар һәм иҗади коллективлар, казанышлар һәм җиңүләр, районыбызның көндәлек тормышы турында сөйләдек. Ә безнең өчен узган елның иң мөһим казанышы – сезнең игътибарыгыз һәм ышанычыгыз. Киләсе елда да район гәзите белән бергә булырсыз, дип ышанам. Үз чиратыбызда без районда һәм республикада булган барлык мөһим вакыйгалар белән вакытында таныштыру өчен бөтен көчебезне салачакбыз.
Ел дәвамында гәзитләребезнең сайтын карап барган, фикер алышуларда актив катнашкан һәм кулларыннан килгәнчә редакциягә ярдәм күрсәткән укучыларыбызны Яңа ел белән ихлас тәбриклим.
Без яңа елга яңа максатлар куябыз. Гәзитебезне тагын да яхшырак, кызыклырак һәм файдалырак итү нияте белән янабыз. Шуңа да, кадерле дуслар, сездән хатлар һәм тәкъдимнәр көтәбез. Басмабызны укыгыз, язылыгыз, шалтыратыгыз. Без сезнең хәбәрләрегезгә һәрвакыт шат булачакбыз.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, изгелек һәм иминлек телим. Якты киләчәккә ышанычыгыз беркайчан да сүрелмәсен, ә йөрәкләрегездә сөю хисе беркайчан да сүнмәсен. Барлык изге уй-теләкләрегез тормышка ашсын. Яңалыклар бары тик сөенечле, ә эшләрегез уңышлы булсын. Иҗат комарын югалтмагыз, бүгенге үзгәрешләр дәверендә көчле рухлы булып калыгыз һәм вакыйгаларның уңай якларын да күрә белергә өйрәнегез – мондый сыйфатлар хәзерге заманда һичкайчан булмаганча бик мөһим. Яңа ел белән!
Ихтирам белән директор-баш мөхәррир Светлана ЖУКОВСКАЯ.
Фото: Яндекс
Читайте нас: