Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Матбугат
13 апрель 2018, 02:00

Туган ягың басмасына языл!

Икенче ярты еллыкка вакытлы басмаларга язылу кампаниясе башлану белән “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты, ә безнең Әлшәй мәгълүмат үзәге (“Әлшәй хәбәрләре” гәзите редакциясе) аның филиалы булып тора, “Туган ягың басмасына языл!” марафоны үткәрә.

Икенче ярты еллыкка вакытлы басмаларга язылу кампаниясе башлану белән “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты, ә безнең Әлшәй мәгълүмат үзәге (“Әлшәй хәбәрләре” гәзите редакциясе) аның филиалы булып тора, “Туган ягың басмасына языл!” марафоны үткәрә.
Бу чорда безнең гәзит укучыларыбыз зур булмаган, әмма көнкүрештә бик тә файдалы бүләкләр ота ала. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Беренчедән, икенче ярты еллыкка кимендә алты айга район басмасына язылырга, икенчедән, Раевка авылы, Киров урамы, 3 адресы буенча редакциягә квитанция күчермәсен җибәрергә. Һәм сез “Атна саен бүләк” акциясендә катнаша аласыз.
“Бәхетле авто” акциясендә автомобилегезгә аксессуарлар отарга телисезме? Моның өчен “Әлшәй хәбәрләре”нә язылып, редакциядә махсус наклейка алыгыз һәм июньдә приз уйнату көне турындагы белдерүнең гәзиттә басылып чыкканын көтегез!
Ә район гәзитенә һәм бер республика басмасына (гәзит яки журнал) алты айга язылучыларны “Суперприз от!” акциясе көтә. Төп приз – телевизор һәм юлдаш телевидениесе приемнигы. Бүләкләр арасында шулай ук ике телевизор, өч юлдаш телевидениесы приемнигы һәм унбиш планшет бар. Моның өчен квитанция күчермәләрен 450077, Уфа шәһәре, Киров урамы, 45 адресы буенча “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортына, вакытлы басмаларны тарату бүлегенә җибәрергә онытмагыз. Суперпризлар Уфада сентябрь аенда уйнатылачак.
Реклама хокукларында
Читайте нас: