Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Матбугат
25 Май 2018, 02:00

Шарлар, призлар, күңелле музыка белән

Һәм, әлбәттә, сезнең белән ихлас аралашып үтте, кадерле гәзит укучылар, Раевка почтамтында Әбунәчеләр көне.

Һәм, әлбәттә, сезнең белән ихлас аралашып үтте, кадерле гәзит укучылар, Раевка почтамтында Әбунәчеләр көне.
Чара гадәттәгечә күңелле мәшәкатьләр белән башланды, гәзит һәм журналлар тәртипкә салынды, бүләкләр дә куелды һәм почтамт, район гәзите редакциясе хезмәткәрләре матбугат басмаларына язылырга теләгәннәр һәм район гәзитенең тугры дуслары белән очрашырга әзерләнде.
Район басмасын да алдырмый булмай инде, ди кайберәүләр. Икенчеләре гәзитчеләрне тирги, өченчеләре исә, әйткәндәй, алар күпчелекне тәшкил итә, бер сүзсез килеп языла да, аның һәр битен яратып укып чыга. Бу көнне дә безнең күптәнге һәм тугры укучыларыбыз – Венер Зәкиев, Ирина Данилова, Дамира Хисамова, Татьяна Сабитова, ирле-хатынлы Раевскийлар, Гөлнара Фәсхетдинова, Руслан Шәймөхәммәтов, Минзадә Латыйпова, Венера Фәезова, Ирина Иванова, Лилия Күчемова, Кәүсәрә Сабирова һәм башкалар “Әлшәй хәбәрләре”нә зур теләк белән язылды. Чарада барлыгы 65 кеше район гәзитенә квитанция тутырды. Аларның барысына да ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: