Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Матбугат
6 июль 2018, 02:00

“Бәхетле авто”ның бәхетле саны

Менә һәвәскәр автомобильчеләр арасында үткәрелүче тагын да бер акциябез тәмамланды.

Менә һәвәскәр автомобильчеләр арасында үткәрелүче тагын да бер акциябез тәмамланды.
Күпләргә матур йолага әйләнгән “Бәхетле авто” призларын уйтуда катнашырга әллә көннең эссе булуы, әллә башка эшләре комачаулады инде, шулай да иң актив гәзит укучыларыбыз тәгаенләнгән вакытка редакция янына җыелды.
Дүрт приз-дүрт бәхетле сан. Алар кемнәргә эләкте соң? Һәрвакыттагыча, бу юлы да акциядә тәүге тапкыр катнашканнарга бәхет елмайды. “Ә мин беренче тапкыр килдем һәм менә шоферлар җыелмасы оттым”, - ди гәзитебезнең тугры дусты, элек юл ремонтлау-төзү идарәлегендә 40 ел бульдозер машинисты булып эшләгән, хәзер инде хаклы ялда булган Иван Антонович Максимов.
50 елдан күбрәк водитель булып хезмәт салган Юрий Алексеевич Божко да приз уйнатуда тәүге тапкыр катнашты һәм автокомпрессор отты.
Трунтаиш авылында яшәүче Фәүзия Байтимер кызы Мохтарова да шатлыгын яшермәде, ул компрессор турында хыялланган икән. Әле менә хыялы тормышка ашты. “90нчы елларда Уфада нибары өч кенә хатын-кыз автомобиль йөртә иде, шуларның берсе мин идем,- дип сөйли Фәүзия апа. - Гомерем буе Мәҗит Гафури исемендәге драма театрында баш бухгалтер булып эшләдем, хаклы ялга “Башкорт энциклопедиясе” фәнни нәшриятеннән киттем. Хәзер менә авылда үз хуҗалыгымны тотам. 25 ел руль артындамын. Мин йолдызнамә буенча - Арыслан һәм Кыз. Тыныч чагымда үземне Кыз итеп хис итәм, эшлим икән, арысландай эшлим”.
40 ел “Ашыгыч ярдәм” машинасын йөрткән Петр Васильевич Максимчага да һәрвакыт уңыш юлдаш. Элегерәк ул “Бәхетле авто” да мини-компрессор откан иде инде. Әле дә аңа бәхет елмайды.
Менә чираттагы акциябез дә тәмамланды. Приз уйнатуда катнашучылар бүләкләрдән канәгать калды, ә редакция хезмәткәрләре аларга җылы теләкләрен җиткерде. Әмма район “Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Киләчәктә дә гәзит укучыларыбыз белән бергә булырбыз, дип өметләнәбез.
Ирина Владимирова.
Читайте нас: