Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
5 сентябрь 2018, 02:00

Милли киңкүләм мәгълүмат чаралары яшәячәк!

Бүген Уфада үтүче "Бердәм Русия" партиясенең республикадагы төбәк бүлекчәсе оештырган медиафорумда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов та катнашты.

- Киңкүләм мәгълүмат чаралары бүген күбесенчә онлайн рәвештә эшли. Анда кайбер очракларда чынбарлыктан уйдырманы аерып алырга да туры килә. Әмма туры сүзле, гадел журналистларның абруе төшмәде, төшмәячәк тә, - диде ул.

Рөстәм Зәки улы бүген журналистларны борчыган сорауларга да тукталды. Чыннан да, юктан гына журналистиканы дүртенче власть, димиләр. Кайбер очракта бу күрсәткеч тагын да югарырак кебек. Журналист сүзе җәмгыять фикерен белдерергә һәм юнәлеш бирергә тиеш. Яңалыклар тасмасын негатив мәгълүмат белән генә тулыландыру дөрес түгел. Бездә соклангыч башлангычлар да күп. Кешеләр негатив мәгълүматтан арыган. Бүген җәмгыятьтә позитивлыкка тартылу көчле, диде ул.

Шул ук вакытта, сайтларга игътибар арттыру кирәклеге дә көнүзәк мәсьәлә булып кала. Чит ил сайтлары бүген башка төрле форматта эшли. Безгә дә бу өлкәдә үсешергә кирәк.

- Милли телдәге киңкүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Заман нинди таләпләр куйса да, бу безнең тарихыбыз һәм мәдәниятебез, - диде Рөстәм Хәмитов.



Гөлия Мөгалимова фотосы.
Читайте нас: