Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
26 октябрь 2018, 02:00

Яңа елда да - яраткан басмалар белән

Бөтенрусия матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында Раевка почтамты үткәргән традицион Әбунәчеләр көнендә һәрвакыттагыча халык күп җыела. Бу юлы да шулай булды.

Безне, редакция хезмәткәрләрен, беренче чиратта район гәзитенә язылучылар булырмы дигән сорау борчыды, әлбәттә. Чөнки без бу көнгә зур өметләр багладык, бик күп басмаларга, шул исәптән “Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә дә хаклар шактый киметелде бит. Безнең ярдәмчеләребез булган почтамт хезмәткәрләре дә актив агитация эше алып барды, алар да әбунәчеләргә кечкенә бүләкләр әзерләгән иде. Алга китеп әйтәм: район гәзитенә киләсе елның беренче яртысына 150дән артык кеше язылды.

Шунысы шатлыклы, бу көнне басмабызга язылырга Раевкада яшәүче Ирина Николаевна Данилова, Галина Васильевна Гущ һәм башкалар гына түгел, ә авыллардан да гәзит укучыларыбыз килгән иде. Алар арасында Трунтаиштан Фәүзия Байтимер кызы Мохтарова, Үрнәктән Лера Әхнәф кызы Сәлманова да бар. Ә Кырым авылыннан Гыйльфан Гыймран улы Якупов “Әлшәй хәбәрләре”ннән башка бик күп үзәк һәм республика басмаларына квитанция тутырды, шул исәптән улына да бүләк ясап, гәзит-журналларга язылды. Без аларның барсына да чиксез рәхмәтлебез.

“Әлшәй хәбәрләре”н алдырыгыз, укыгыз, район гәзите үткәргән призлар уйнатуда катнашыгыз, уй-фикерләрегез, тәкъдимнәрегез белән уртаклашыгыз, мәкаләләрегезне җибәрегез. Бер сүз белән әйткәндә, кадерле гәзит укучыларыбыз, әйдәгез, бергәләп район елъязмасын языйк.

Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: