Гәзитнең электрон варианты шунысы белән уңайлы, аны өйдә генә түгел, ил буйлап сәфәргә чыкканда да, хәтта чит илдә дә укырга мөмкин. Иң мөһиме – Интернетка кереп булсын. Район басмасының электрон варианты кәгазь версиясеннән бернәрсә белән дә аерылмый, ә өстенлекләре күп. Беренчедән, сез хат ташучыны көтеп тормый гәзитне иртәрәк алачаксыз. Икенчедән, бу аеруча мөһим, басманың язылу хакы да очсызрак. Сезгә кирәкле булган мәгълүмат югалмый да, ертылмый да һәм беркем дә аны ыргыта да алмый. Бөтен архив сезнең шәхси кабинетыгызда сакланачак.
“Әлшәй хәбәрләре”нең электрон вариантына язылу rbsmi. ru сайтында алып барыла. Төп менюда “Подписка” пунктына басып, безнең гәзитне табыгыз, язылу чорын сайлагыз, исем-фамилиягезне языгыз һәм үзегезгә уңайлы алым белән заказ өчен түләгез. Үзегезнең электрон ящикны күрсәтергә онытмагыз.