Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Матбугат
22 ноябрь 2018, 02:00

Яктырткыч, миксер, май савыты...

Әйе, “Атна саен бүләк” акциясенең чираттагы җиңүчеләре менә шундый соклангыч, ә иң мөһиме, көнкүрештә кирәкле һәм файдалы әйберләр отты.

Призлар кемгә эләкте соң? Раевка авылыннан Нур Фәйзуллинга, ул район басмасына бер елга язылган, Кыпчак-Аскардан Фәсим Мөхәммәдиевка һәм район үзәгеннән Татьяна Григорьевага бәхет елмайды. Аларны редакциядә язылу квитанциясе һәм документлары (паспорт, ИНН, СНИЛС) белән көтәбез.

Матбугатка язылу дәвам итә, бүләкләр күп әле, ә төп приз – велосипед. Ике тәгәрмәчле транспорт, идәнгә куела торган үлчәү, миксер, җылылык вентиляторы оту өчен “Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә 2019 елның беренче яртысына яки бер елга язылырга һәм квитанция күчермәсен 15 декабрьгә кадәр редакциягә китерергә (җибәрергә) кирәк.

Реклама хокукларында
Читайте нас: