Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
4 декабрь 2018, 02:00

Бик шәп бүләк!

Күптәнге гәзит укучыбыз, спортчы, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы Сәүбән Таҗиев гәзитебезнең төп бүләген менә шулай бәһалады.

Күптәнге гәзит укучыбыз, спортчы, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы Сәүбән Таҗиев гәзитебезнең төп бүләген менә шулай бәһалады.
Хәбәр итүебезчә, республика юбилеена “Башкортостан Республикасы” матбугат йорты “Яраткан гәзит укучыларыбызга 100 велосипед” акциясе игълан итте. Бу приз район, шәһәр һәм республика басмалары әбунәчеләре арасында уйнатыла. Велосипедларның берсе безнең район басмасын укучыга эләгәчәк.
Акциядә катнашу өчен “Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә 2019 елның беренче яртысына яки бер елга язылырга һәм 15 декабрьгә кадәр редакциягә квитанция күчермәсен китерергә (җибәрергә) кирәк. Төп бүләк – велосипедка (ул редакциядә инде) лаек булган бәхетле кешенең исеме декабрь ахырында билгеле булачак.
-Илебездә җитештерелгән бу тауда йөри торган велосипед сыйфаты ягыннан да сынатмый. 18 тизлек режимында, җиңел алюминий рамлы, бер сүз белән әйткәндә, бик шәп бүләк! Аны откан кеше – чынлап та бәхетле! – ди гәзит укучыбыз Сәүбән Бәдретдин улы.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: