Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Матбугат
18 декабрь 2018, 02:00

Төп призлар уйнатылачак

“Атна саен бүләк” акциясе тәмамланды һәм башка призлар уйнатуга чират җитте.

“Атна саен бүләк” акциясе тәмамланды һәм башка призлар уйнатуга чират җитте.
Велосипед
Бу бүләк 21 декабрьдә редакциядә бәйсез комиссия катнашлыгында уйнатыла. Шулай ук бу көнне җылылык вентиляторы, идәнгә куелучы һәм кухня үлчәүләрен отучыларның исемнәре билгеле булачак.

Хәбәр итүебезчә, велосипедны безгә “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты бүлде. Бу – кыйммәтле бүләк һәм РФ Салым кодексына ярашлы, әгәр приз суммасы 4 мең сумнан артып китсә, җиңүче бүләк хакының 35 процентын түләргә тиеш. Салымны ул приз тапшырганда түгел, ә ел дәвамында түли ала, аңа белдерү кагәзе киләчәк.
“Бәхетле авто”
Автоһәвәскәрләр өчен приз уйнату киләсе сишәмбе, 25 декабрьдә, 13 сәгатьтә үткәрелә.

Анда катнашу өчен Раевка авылы, Киров урамы, 3 адресы буенча редакциягә үз автомобилеңдә килергә кирәк. Үзегез белән район гәзитенә 2019 елның беренче яртысына яки бер елга язылу квитанциясен, паспорт, ИНН һәм СНИЛС алып килергә онытмагыз. Бу көнне автокомпрессор, аптечка, заряд җиһазы һәм тузан суыргыч та уйнатылачак.
“Әлшәй хәбәрләре” гәзите редакциясе.

Реклама хокукларында
Читайте нас: