Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
28 декабрь 2018, 02:00

Төп бүләкне кем отты?

Яңа ел алдыннан редакциядә приз уйнату үтте

Яңа ел алдыннан редакциядә приз уйнату үтте

“Ә велосипедны кем отты?” “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты тарафыннан игълан ителгән акциядә приз уйнатуны түземсезләнеп көткән гәзит укучыларыбыздан бу сорауны без еш ишеттек. Вәгъдә итүебезчә, спорт ветераны Сәүбән Таҗиев, штаттан тыш хәбәрчебез Елена Морозова, район хакимиятенең муниципаль хезмәт һәм кадрлар эше секторы мөдире Зөлфия Рамазанова, яшьләр эшләре комитеты директоры Дамир Нигъмәтуллин кергән бәйсез комиссия катнашлыгында җылылык вентиляторы, идәнгә куелучы һәм кухня үлчәүләре һәм супер приз – үзебезнең илдә җитештерелгән тау велосипеды уйнатылды.

Приз уйнатуга 2019 елга район гәзитенә язылган 483 кеше квитанция китергән иде. Очраклы сайлап алу юлы белән җиңүчеләр билгеләнде.

Әйтергә кирәк, барысы да, хәтта жюри әгъзалары да дулкынланды. Бәхет кемгә елмаер? Приз уйнату барысын да хәл итте. Тәүге бүләк – кухня үлчәүләре Линара Байтуринага эләкте. Идәнгә куелучы үлчәүне Сергей Кириченко отты. Ә җылылык вентиляторы Гүзәл Ильинскаяга чыкты. Әйткәндәй, ул Раевка почтамтында Әбунәчеләр көнендә 2019 елның беренче яртысына “Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә подписка оформить итте. Бөтен призерлар да Раевка авылыннан. Аларны без редакциядә көтәбез.

Төп приз-велосипедны отучының гына исемен әйтәсе калды. Ачыклануынча, ул почта аша редакциягә язылу квитанциясе күчермәсен җибәреп, шундый бүләк алырмын дип башына да китермәгән. Кармыштан күптәнге гәзит укучыбыз Әлфинур Миңнулла кызы Хәйруллина редкциягә апасы Рәмилә һәм туганы Рәзиф белән килде.

- Улым Рушан тугызынчы сыйныфта укый. Ул бүләккә бик шатланды, велосипедта үзем йөриячәкмен, ди. Уфа педагогия колледжында укучы кызым Филүзә һәм Себердә шофер булып эшләүче улым Дамир өчен дә куанычлы хәбәр булды. Моннан соң да приз уйнатуга квитанцияләр җибәрәчәкбез, - ди Әлфинур Миңнулла кызы.

Сез дә, кадерле гәзит укучыларыбыз, могҗизага ышаныгыз, чөнки Яңа ел алдыннан хыяллар мотлак тормышка аша!

Ирина Владимирова.

Әлфинур Хәйруллина.
Читайте нас: