Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
9 гыйнвар 2019, 02:00

Редакция янында автомобильләр күп булды

Билгеләнгән вакытка “Бәхетле авто” акциясе бүләкләрен уйнатуда катнашу өчен редакция алдына бик күп гәзит укучыларыбыз җыелды.

Билгеләнгән вакытка “Бәхетле авто” акциясе бүләкләрен уйнатуда катнашу өчен редакция алдына бик күп гәзит укучыларыбыз җыелды.
Аларны “Әлшәй хәбәрләре” гәзите баш мәхәррире С. И. Жуковская сәламләде һәм якынлашып килгән Яңа ел белән котлап, приз уйнатуда уңышлар теләде.
Хезмәткәрләребез Лүзия Гыйниятуллина һәм Лилия Абдулова автоһәвәскәрләрнең квитанцияләрен карап, акциянең барлык шартлары да үтәлүен тикшерде. Аннары бәхетле номерларны билгеләү өчен бер катнашучы чакырып чыгарылды һәм җиңүчеләр ачыкланды. Аларга тантаналы рәвештә “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортыннан бүләкләр тапшырылды.
Бу юлы район үзәгеннән Талигә Дибаевага бәхет елмайды. Чарага ул кызы Гүзәл белән килгән иде. Башта велосипед уйнатуга квитанциясен җибәрергә өлгермәгәнгә бераз кәефе кырылса да, автомобиль өчен тузан суыргыч откач, ул бик канәгать калды.
-Тормыш иптәшем белән 46 ел гомер кичерәбез, район гәзитен дә шунча ук ел алдырабыз, - ди Талигә Хәмит кызы. Ул 38 ел мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә эшләгән, 18 ел 5нче балалар бакчасында мөдир булган.
Икенче җиңүчебез Слак авылыннан Таухит Гает улы Зәкиев та район гәзитен күптәннән алдыра. Ул элек тракторчы булып эшләгән. Бу әбунәчебез юлда йөргәндә бик кирәкле әйбер – ашыгыч ярдәм аптечкасы отты.
Раевка авылыннан 35 ел электровоз машинисты булып хезмәт салган Өлфәт Тәлгать улы Тәхәветдинов үзен бәхетле кеше дип исәпли. Аңа автомобиль компрессоры эләкте.
Шафраннан Андрей Владимирович Биликка ике тапкыр бәхетле билет чыкты. Элегрәк үткән “Атна саен бүләк” акциясендә ул чәй пешерү чәйнеге отса, бу юлы автомобиль аккумуляторына заряд корылмасы алып куанды.
Ә акциядә катнашкан башка гәзит укучыларыбызга истәлеккә Яңа ел календарьләре таратылды.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: