Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
25 февраль 2019, 02:00

Алексей Кириллов - иң яхшы хат ташучы

Аксен почта элемтәсе бүлекчәсе хат ташучысы Алексей Георгиевич Кириллов 2019 елның беренче яртысына гәзит-журналларга язылу йомгаклары буенча иң яхшы өч почтальон исәбенә керде.

Аксен почта элемтәсе бүлекчәсе хат ташучысы Алексей Георгиевич Кириллов 2019 елның беренче яртысына гәзит-журналларга язылу йомгаклары буенча иң яхшы өч почтальон исәбенә керде.
Тышта карлы-буранлы кыш хакимлек итә. Бу көнне дә иртән-иртүк буран котыруга карамастан, без юлга чыгарга җөрьәт иттек. Ара-тирә фараларын балкытып килгән автомобильләрне узып, Хәнҗәр авылына барып җиттек.
- Буран көнне килмәссез, дип уйлаган идем, - дип каршы алды безне Алексей Георгиевич.
Салкын тидереп авыруына карамастан, ул 200дән артык йортка - Хәнҗәр, Ярабайкүл, Адриановка һәм Бикчагол авылларында яшәүчеләргә гәзит-журналларны вакытында тараткан. Бу эштә аңа тормыш иптәше Гөлфия, кече кызлары Альбина да ярдәм иткән. Ул апалары Светлана һәм Лиана кебек Раевкада яши, әмма әти-әнисе янына еш кайта. Дүрт оныклары да картәни-картәтиләре янына кайтырга ашкынып тора.
Алексей Георгиевич Андриановка авылында туган, 1983 елдан бирле Хәнҗәрдә яши. Бәләбәй авыл хуҗалыгын мехникалаштыру һәм электрлаштыру техникумын тәмамлаганнан соң, бераз электрчы булып эшләгән, аннан соң армиягә киткән. Ике ел Мәскәүдә хезмәт итеп, кече сержант званиесе алган егет арытабан “Дружба” колхозында энергетик булып хезмәт сала. Аннары ике ел Кайраклы авыл Советы хакимияте башлыгы булып та эшләгән. Оптимальләштерүдән соң Аксен авыл Советында белгеч булып күчерелә. Ә 2013 елда хат ташучы булып эшли башлый. Әлбәттә, бу эш җиңел түгел. Төрле кешеләр белән аралашырга туры килә, матбугат басмаларына яздыртырга, коммуналь хезмәтләргә түләү алырга, көнкүреш әйберләре сатарга кирәк. Халыкның күпләп гәзит-журналлар алдыруы хат ташучыга тагын да дәртләнеп эшләргә көч бирә. Мәсәлән, Хәнҗәр авылыннан Гөлҗиян Хисам кызы Бәширова, аңа март аенда 94 яшь тула, зур теләк белән татар телендә нәшер ителгән район гәзитен алдыра. Өлкән яшьтә булуына карамастан, сайлау участогына тавыш бирергә дә үзе бара. 75 яшьлек Сәрия Миргариф кызы Әһлиуллина да аннан калышмый, район басмасыннан тыш, “Өмет”, “Диләфрүз” гәзитләренә, “Тулпар” журналына языла. Тәслимә Әбүбәкер кызы Әхмәтова һәм Әнисә Фәрит кызы Имамова да бик күп вакытлы басмалар алдыра.
Авылда яшь гаиләләр аз, ир-егетләр башлыча вахта ысулы белән Себердә эшли. Хәнҗәрдә яшәүчеләрнең күбесе – пенсионерлар. Алексей Георгиевичка да күптән түгел алтмыш яшь тулган, әмма яңа пенсия реформасына ярашлы тагын ярты ел эшләргә кирәк әле. Иң мөһиме моның өчен шартлар да булсын - кышын федераль трасса кардан чистартылсын, авылга керү юлы булмаса, кешеләр хатларны һәм гәзит-журналларны вакытында ала алмаячак. Шулай ук йорт хуҗалары этләрен бәйдә тотса, яхшырак булыр иде. Бервакыт эт тешләгәннән соң Алексей Георгиевичка уколлар кадатырга туры килгән. Хат ташучы башлыча җәяү йөри, менә хәзер дә Раевкадан почта машинасы килү белән ул, гәзит-журналларны барлап, Гөлфия Зәйнулла кызы белән юлга чыгачак.
“Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә язылу тиражы менә шундый тырыш кешеләрнең намуслы хезмәтенә бәйле. Безгә шулай ук район басмасының гәзит укучыларга вакытында барып җитүе дә бик мөһим. Алмаштыргысыз ярдәмчеләребез - Алексей Георгиевич Кириллов кебек почтальоннар күбрәк булсын иде!
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: