Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Матбугат
21 Май 2019, 02:00

Ташламалы хакка языл һәм бүләк от!

Хөрмәтле гәзит укучылар! Хәбәр итүебезчә, шушы көннәрдә “Русия почтасы” матбугатка язылуның чираттагы ункөнлеген уздыра.

Хөрмәтле гәзит укучылар! Хәбәр итүебезчә, шушы көннәрдә “Русия почтасы” матбугатка язылуның чираттагы ункөнлеген уздыра. 26 майга кадәр район “Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә икенче ярты еллыкка ярыйсы гына ташламалы хакка язылырга мөмкин.
Район басмасына почта элемтәсенең барлык бүлекчәләрендә, хат ташучылар аша, шулай ук Раевка авылы, Киров урамы, 3 адресы буенча редакциянең үзендә язылырга була. Монда шулай ук альтернатив подписка (гәзитне сишәмбе һәм җомга көннәрдә үзегезгә килеп алырга) тутыра аласыз, бу якында яшәүчеләргә уңайлы һәм күпкә очсызракка төшәчәк. Матбугатка язылуның альтернатив алымын район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре сайлый ала. Әгәр коллективта кимендә биш кеше гәзиткә язылса, район басмасын үзебез китереп бирәбез.
Заман белән бергә атлаганнарга rbsmi.ru сайтында “Әлшәй хәбәрләре”нең электрон вариантына язылырга киңәш итәбез. Ул вакытта гәзитнең PDF-форматы электрон почтагызга х күпкә иртәрәк киләчәк.
Әгәр гәзиткә язылсагыз, редакциягә традицион бүләк уйнатуга квитанциягезне җибәрегез яки китерегез! Үзегез турында мәгълүматны аңлаешлы итеп язырга һәм телефоныгызны күрсәтергә онытмагыз. Көнкүрештә кирәкле бүләкләр, шулай ук автомобиль кирәк-яраклары үз хуҗаларын көтеп кала!
“Әлшәй хәбәрләре” гәзите редакциясе коллективы.
Читайте нас: