Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Матбугат
1 июль 2019, 02:00

“Бәхетле авто”да кемнәр бүләк отты

Үз машиналары белән килгән автоһәвәскәрләр катнашлыгында үткән акциядә алты кешегә бәхет елмайды.

Үз машиналары белән килгән автоһәвәскәрләр катнашлыгында үткән акциядә алты кешегә бәхет елмайды.
Билгеләнгән вакытка, алдан игълан ителгән акция шартларын күзәтеп, гәзит укучыларыбыз “Бәхетле авто”да катнашу өчен редакция янындагы мәйданга җыелды. Аларның кайберләре инде берничә тапкыр безнең призларны откан, ә кемдер акциягә тәүге тапкыр килгән.

Бу юлы бәхет район үзәгеннән пенсионер Иван Антонович Максимовка елмайды, ул заряд корылмасы отты. Трунтаиш авылыннан Фәүзия Байтимер кызы Мөхтәрованы да уңыш читләп үтмәде. Ул былтыр акциядә катнашып, компрессор откан булса, быел исә буксирлау арканы алды. Раевкада яшәүче Петр Васильевич Максимчага да шундый ук бүләк эләкте, ул былтыргы приз уйнатуда мини-компрессор откан булган.

Трунтаиштан Әгъзәм Гакыйф улы Миңнегалиев “Атна саен бүләк” акциясендә чәйнек отса, “Бәхетле авто”да аңа тузан суыргыч эләкте. Иске Акколай авылыннан Рәеф Үзбәк улы Фәхретдинов белән район үзәгеннән Михаил Николаевич Луценко бу чарада беренче тапкыр катнаша. Берсенә - буксирлау арканы, икенчесенә шоферлар өчен җыелма эләкте.

-Монда янгын сүндергеч тә, аптечка да, авариягә бәйле туктау билгесе дә бар, хәзер мондый акцияләрдә һәрвакыт катнашачакмын, - ди канәгать елмаеп 76 яшьлек Михаил Николаевич.

Акцияләр тамам. Әмма икенче ярты еллыкка район “Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә язылу дәвам итә, безнең белән калыгыз.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: