Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Матбугат
8 июль 2019, 02:00

Район басмасын яратып укыйбыз

Әлбәттә, авыл кешесенең ял итеп утырырга вакыты да юк, әмма Фәхретдиновлар үзләре яраткан район басмасын карап чыгарга вакыт табырга тырыша.

Рәйфә һәм Рәиф Фәхретдиновлар – Иске Акколай авылында хөрмәтле гаилә парларының берсе.


Күрше генә авылларҙа яшәгән тыйнак, алчак йөзле Рәйфә сылу һәм эшсөяр, булдыклы егет Рәиф кабызган гаилә учагы бәхетле була. Икесе дә күпбалалы гаиләләрдә туып-үскән, үзләренең кече туганнарын да олы тормыш юлына бастырырга ярдәм иткәннәр, соклангыч балалар тәрбияләп үстергәннәр, ал-ял белми колхозда да эшләгәннәр.


Бүген алар хаклы ялда. Әлбәттә, авыл кешесенең ял итеп утырырга вакыты да юк, әмма Фәхретдиновлар үзләре яраткан район басмасын карап чыгарга вакыт табырга тырыша.


- Быел бергә яшәвебезгә 45 ел тулды. Бөтен шушы дәвердә район басмасыннан аерылмадык. Яраткан гәзитебездән башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Хәзер менә чәй эчкәндә дә, машинада йөргәндә дә аны искә төшерәчәкбез, - ди ихлас елмаеп, Фәхретдиновлар. Алар “Атна саен бүләк” акциясендә – электр чәйнеге, ә “Бәхетле авто”да буксирлау өчен аркан отты.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.


Күптәнге гәзит укучыларыбыз Рәйфә һәм Рәиф Фәхретдиновлар.
Читайте нас: