Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
2 октябрь 2019, 02:00

Бөтенхалык матбугатка язылучылар көненә рәхим итегез!

5 октябрьдә Раевка авылында, район мәдәният сарае каршындагы мәйданда беренче тапкыр Бөтенхалык матбугатка язылу көне үтәчәк.

5 октябрьдә Раевка авылында, район мәдәният сарае каршындагы мәйданда беренче тапкыр Бөтенхалык матбугатка язылу көне үтәчәк.


3 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр “Русия почтасы” игълан иткән гәзит-журналларга язылу ункөнлеге кысаларында, бу көнне 2020 елның беренче яртысына үзәк, республика басмаларына һәм район “Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә ташламалы хакка языла аласыз.


Программада шулай ук:


“йолдыз” белән зарядка,
гәзит укучылар өчен викторина,
мәдәният сарае артистлары концерты,
кул эшләре күргәзмә-сатуы (Пионерлар йорты).


“Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә язылучыларны кызыклы конкурслар көтә:


“Иң тугры гәзит укучы” – район басмасының элекке иң иске санын алып килүчеләр арасында үткәрелә,
“Иң өлгер” – бу көнне район гәзитенә беренче булып язылучы,
“Иң шаян” – гәзит турында кем иң кызык көләмәч сөйли яки такмак әйтә.
Бөтенхалык матбугатка язылу көне дискотека белән тәмамлана.
Рәхим итегез! Бик кызыклы, мавыктыргыч, күңелле чара булачак! Иң актив катнашучыларны бүләкләр көтә. Башлана – 10 сәгатьтә.


“Әлшәй хәбәрләре” гәзите редакциясе коллективы.


Реклама хокукларында
Читайте нас: