Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
9 октябрь 2019, 02:00

Гәзит-журналларга язылу ункөнлеге. Хаклар төште

Хәтерегезгә төшерәбез, 13 октябрьгә кадәр барлык почта бүлекчәләрендә һәм podpiska.pochta.ru cайтында льготалы тарифлар буенча гәзит-журналларга язылуның бөтенрусия ункөнлеге үткәрелә.

Хәтерегезгә төшерәбез, 13 октябрьгә кадәр барлык почта бүлекчәләрендә һәм podpiska.pochta.ru cайтында льготалы тарифлар буенча гәзит-журналларга язылуның бөтенрусия ункөнлеге үткәрелә.
Бу көннәрдә почта каталогына кертелгән федераль киң мәгълүмат чараларын китереп бирү хакы – 10, ә республика, шәһәр һәм район басмаларына 15 процентка киметелде. Башка подписка агентлыклары каталоглары буенча вакытлы басмалар өчен шул нисбәттә 5 һәм 10 процент өстәмә ташлама ясалачак, дип хәбәр итә “Русия почтасы”.
Шулай ук “Изгелек кыл” акциясе кысаларында, социаль учреждениеләрне матбугат басмаларына яздыру кебек хәйрия ярдәме күрсәтергә мөмкин. Программада акциянең podpiska.pochta.ru/derevo-dobra битендә яки якындагы почта элемтәсе бүлекчәсендә катнашырга мөмкин.
Ункөнлек барышында 2020 елның беренче яртысына район “Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә язылу 767 сум 58 тиен, Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II төркем инвалидлары өчен – 698 сум 34 тиен. Альтернатив подписка (гәзитне редакциядән үзегезгә килеп алырга) -550 сум, район үзәге оешмаларына китереп биргәндә – 590 сум.
Реклама хокукларында
Читайте нас: