Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
14 октябрь 2019, 02:00

Матбугат сүзе һәр өйдә кирәк

Бу юлы гәзит укучыларыбыз белән район мәдәният сарае алдындагы мәйданчыкта очраштык.

Бу юлы гәзит укучыларыбыз белән район мәдәният сарае алдындагы мәйданчыкта очраштык, монда беренче тапкыр район гәзите редакциясе һәм Раевка почтамты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган Бөтенхалык матбугатка язылу көне үткәрелде.



Чараны ачып район гәзитенең баш мөхәррире Светлана Ивановна Жуковская 2019 елның беренче һәм икенче яртыеллык йомгаклары буенча хезмәт коллективларында район басмасына язылуны актив оештыручыларны – мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Факил улы Әкимбәтов, Пионерлар йорты директоры Надежда Александровна Самойлова, Раевка гимназиясе секретаре Валентина Ивановна Кобыляцкаяны билгеләп үтте.


Мәйданга әкренләп халык җыела башлады. Социаль-мәдәни үзәк артистлары үзләренең җырлары белән олысының да, кечесенең дә игътибарын җәлеп итте. Үзәк китапханә хезмәткәрләре күргәзмә өстәлләрендә төрле елларда басылып чыккан район басмаларын куйган иде. Алар шулай ук гәзит укучыларга кызыклы конкурслар, викториналар да әзерләгән. Пионерлар йорты иҗади эшләнмәләр, бәйләнгән әйберләр, район гәзитенә һәм туган якка багышланган матур сүзләр язылган бокалларның күргәзмә-сатуын оештырды.

Почта хезмәткәрләре белән без район басмасына 2020 елның беренче ярты еллыгына квитанцияләр тутырдык. Арытабан гәзиткә язылучылар камыр ризыклары, кайнатма белән хуш исле самавыр чәе эчте, аларны редакция хезмәткәрләре сыйлады.

Иң активлар район, республика гәзитләре һәм журналлары тарихына бәйле викторина сорауларына җавап бирде, иҗади конкурсларда катнашты. Бу көнне “Әлшәй хәбәрләре”нә беренчеләрдән булып язылган Елена Ивановна Морозова гәзитебезгә багышланган шигырен укыды.

-Барысы да яхшы оештырылган – бүләкләр, льготалы хаклар, чәй табыны, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты чарага килгән кешеләр.

Күпләр зур кызыксыну белән район гәзитенең вакыт үтү белән саргайган элекке саннарын барлады. Ә 1961 елда “Ильич юлы” дип аталган район гәзитенең 1нче сентябрьдәге санын Раевка 2нче урта мәктәбе укучысы Иван Жуковский алып килгән иде. Гәзитнең беренче битендә чәчәк гөлләмәсе тоткан, елмаеп торган беренче сыйныф укучысы, күп еллардан соң район гәзите мөхәррире булырмын дип уена да китермәгән кыз - аның картәнисе!


Конкурсларда, викториналарда катнашучыларның барысы да истәлекле призлар алды. Гәзиткә язылучыларыбыз да бүләксез калмады. Алар арасында Рида апа Шәңгәрәева да бар, басманы ул үзенә генә түгел, оныкасына һәм туганына да яздырды. Шулай ук сугыш ветераны Рәшит абый Гөбәйдуллин, тыл эшчәне Турьян абый Баһаветдинов, Сания апа Усманова һәм башкалар район басмасына квитанция тутырды. Бу көнне гәзиткә барлыгы 73 кеше язылды.


Мәгълүмат технологияләре, электрон массакүләм мәгълүмат чараларының киң таралуына карамастан, басма матбугат сүзе бүген дә үз әһәмиятен югалтмый. “Әлшәй хәбәрләре” гәзите, элеккечә, рус, башкорт һәм татар телләрендә чыга. Бу күп милләтле халкыбыз өчен бик мөһим.

Акцияне үткәрергә ярдәм иткән мәдәният бүлеге, Пионерлар йорты, китапханә коллективларына зур рәхмәт белдерәбез. Иганәчеләребез – шәхси малтабар Ринат Мәхәммәтгариф улы Зарипов, Әлшәй райпосы җитәкчесе Илдар Арон улы Мөхәммәтҗановка аерым рәхмәтебезне җиткерәбез.


Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: