Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
23 декабрь 2019, 17:30

Алда –“Бәхетле авто”

Киләсе елга район гәзитен алдыручылар арасында “Атна саен бүләк” акциясе тәмамланды.

Киләсе елга район гәзитен алдыручылар арасында “Атна саен бүләк” акциясе тәмамланды.
Редакциядән бүләкләрне безнең хөрмәтле даими гәзит укучыларыбыз – Кыпчак-Аскардан Кәррам Әхмәтов, Ташлыдан Гомәр Абдерахманов һәм Раевка авылыннан Деникеева отты. Сезне эш көннәрендә редакциядә көтеп калабыз, үзегез белән документларыгызны һәм район басмасына язылу квитанциясен алып килергә онытмагыз.
Ә бүләк отмаучылар борчылмасын. Алда тагы да бер кызыклы акция – “Бәхетле авто” көтә. Гәзиткә язылган автоһәвәскәрләр өчен приз уйнату сишәмбе 24 декабрьдә 13 сәгатьтә үткәрелә. Хәтерегезгә төшерәбез, бу акциядә катнашу өчен, анда “тимер атыгыз” өчен аксессуарлар уйнатылачак, редакциягә (Раевка авылы, Киров урамы, 3) мотлак үз автомобилегездә килергә кирәк. Документларыгызны да алып килергә онытмагыз.
Реклама хокукларында
Читайте нас: