Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
27 декабрь 2019, 14:00

Автоһәвәскәрләргә - бүләкләр

Яңа ел алдынан район гәзите редакциясендә “Бәхетле авто” акциясе буенча призлар уйнатылды.

Яңа ел алдынан район гәзите редакциясендә “Бәхетле авто” акциясе буенча призлар уйнатылды.
Үз бәхетен сынап карарга егермедән артык автоһәвәскәр килде, аларның барысы да киләсе елның беренче яртысына район басмасына язылган.
Бу көнне призга автомобиль компрессоры, буксировкалау тросы, эш кораллары җыелмасы һәм көрәк уйнатылды.
Нәтиҗәдә түбәндәге иң тугры һәм актив гәзит укучыларыбыз “Бәхетле авто” акциясе җиңүчеләре дип табылды. Иске Акколай авылыннан Рәеф Фәхретдинов 40 елдан артык шофер булып хезмәт салган һәм шунча ук ел район гәзитенә языла. Быелгы ел аның өчен бүләкләргә бай булган. Тормыш иптәше Рәйфә белән алар моңа кадәр “Атна саен бүләк” һәм “Бәхетле авто” акцияләрендә приз отканнар да инде. Һәм менә янә Фәхретдиновдарга бәхет елмайды! 65 яшьлек юбилее алдыннан Рәеф Үзбәк улы инструментлар җыелмасы отты.
Раевка авылыннан Гөлгенә Мохтаровага да соңгы ике елда берничә тапкыр приз откан. Бу юлы да аңа бәхетле билет эләгеп, автомобиль компрессоры отты. Трунтаиштан Фәүзия Мохтарова да приз уйнатуларда еш катнаша һәм уңышка ирешә. Шафраннан Алексей Дерягинга да бәхет елмайды. Ул бүләккә буксировкалау тросы отты.
Без район басмасына тугры калганнары өчен гәзит укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез һәм элеккечә сездән шалтыратулар, хатлар, электрон хәбәрләр көтәбез. Безнең белән калыгыз, район гәзитенә язылыгыз, приз уйнатуларда һәм конкурсларда катнашыгыз.
Читайте нас: