Чираттагы елны озатып, без басмабызның һәр санында яктыртылган район тормышының иң чагу вакыйгаларын, төп казанышларны барлыйбыз.
8 сентябрьдә район сайлаучылары бөтен республика белән бергә Башкортстан Башлыгын сайлады. Тавыш бирүдә 26 меңгә якын әлшәйле катнашты. Радий Хәбиров кандидатурасы өчен сайлаучыларның 91 проценттан күбрәге тавыш бирде. Шушы ук көнне районда урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайланды. Нәтиҗәләр буенча җиде авыл Советында яңа башлыклар тәгаенләнде.
Районыбызда сабантуй белән бергә чагу вакыйга – милли мәдәниятләрнең “Бердәмлек-Содружество” фестивале дә узды. Әлшәй җиренә Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмалары халыкара советы президенты Филипп Боссан җитәкчелегендә Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Көньяк Корея, Македония, Чили, Шри-Ланка, Сенегал вәкилләре килде.
Кызыл авыл биләмәсе территориясендә Идел буе федераль округында дуңгыз ите җитештерүче “Урал ит компаниясе” заманча дуңгызчылык комплексы төзи башлады. Ә "Башкортстан бройлеры” кошчылык комплексы төзелешнең икенче чиратын башлады. Ул файдалануга кертелгәч инкубацион йомырка җитештерүне елына 30 миллионнан 115 миллионга җиткерү планлаштырыла.
Муниципаль берәмлекләрнең республиканың 100 еллык юбилеена багышланган “Башкортстан тарихы битләре” марафоны кысаларында Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә безнең районның да казанышлар презентациясе үтте.
Слактан Әлфия Ганиева 14нче республика кымыз ясаучылар конкурсында җиңүче булды. Аңа төп бүләк сыйфатында башкорт токымлы айгыр тапшырылды. Ирле-хатынлы Әлфия һәм Айрат Ганиевлар хуҗалыгында 70 ат исәпләнә, шуның 30ы – савым бияләре.
Авыл юбилейларын үткәрү кебек матур традиция 2019 елда да дәвам итте. Беренчеләрдән булып авылларының 90 еллыгын Гәйнәямак авыл Советының Иршат халкы үткәрде. Яңа Сәпәшкә – 115, Дим һәм Таштүбә авылларына – 95 ел, Балканга – 90, Линда һәм Красный Клинга 85шәр яшь тулды. Әүрезтамакның 160 еллыгын билгеләү зур бәйрәмгә әйләнде, аны шушы авылда туып-үскән популяр җырчы Әнвәр Нургалиев оештырды.
Мәндән авылында мәчет ачылды. Барлык уңайлыклары булган иркен һәм якты мәчет ”Нур” дип атала. Аның беренче нигез ташы 2015 елның маенда салынды. Барлык төзелеш эшләре авыл халкы һәм Краснодардан алып Находкага кадәр таралган якташларының иганәчелек ярдәме белән барылды.
Быел җәй Иске Сәпәш авылыннан Рәмзил Шәриповның батырлыгы турында бөтен республика белде. Июль аенда малайлар белән Димдә су коенганда ул батып барган хатынны коткара. Кыю егет “Кеше гомерен коткарган өчен” һәм “Суга батучыны коткарган өчен” медальләренә лаек булды.
Быел Русиянең бронза призеры, авыр атлетика буенча спорт мастеры, озаклы тәнәфестән соң спортка янә кайткан Ибрай авылы батыры Рәмис Шәфыйков төрле ярышларда җиңү яулады. Республика авыр атлетика федерациясе Әлшәй егетен Башкортстанның иң көчле атлеты дип игълан итте.
Аксен агросәнәгать колледжы 47 миллион сумлык федераль грантка ия булды. Бу акчага уку йортында “Агрономия”, “Сити-фермерлык”, “Авыл хуҗалыгы биотехнологияләре”, “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” һәм “Ветеринария” компетенцияләре буенча уникаль корамаллар белән җиһазландырылган биш остаханә ачылды.
Районда сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Принцлар һәм принцессалар балы” бәйрәме узды. Берничә мәйданчыкта төрле осталык дәресләре эшләде, Стәрлетамак артистлары “Урмандагы вакыйга, яки Әкият иленә сәяхәт” музыкаль әкиятен күрсәтте, җыелучыларга бик матур теләкләр әйтелде, бүләкләр бирелде. Бәйрәмгә республика Башлыгының тормыш иптәше Каринэ Хәбирова да килде.
Менә ике ел рәттән иң матур башкорт кызы исемен Әлшәй сылулары яулый. Әгәр 2018 елда “Һылыуҡай” республика конкурсы җиңүчесе дип Уфа авиация техник университеты студенты, Чебенле кызы Әлфинә Кашапова игълан ителсә, 2019 елда инде сылукай таҗын М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты хореография факультетының 19 яшьлек студенты, Кармыш чибәре Ләйлә Шәкүрова алды.