Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Матбугат
13 гыйнвар 2020, 13:00

Басмабызның тугры дусты

Кыпчак-Аскардан Кәррам абый Әхмәтовны район гәзитенең актив укучысы гына түгел, тәнкыйтьчесе дә дип атарга мөмкин.

Кыпчак-Аскардан Кәррам абый Әхмәтовны район гәзитенең актив укучысы гына түгел, тәнкыйтьчесе дә дип атарга мөмкин.
Гәзиттә хата китә калса, аны иң беренче Кәррам Шәрифулла улы күрә. Редакциягә шалтыратып, мотлак бу турыда ипле генә итеп әйтә һәм тормыштан гәзиткә бәйле берәй фәһемле хәлне сөйләп, үгет-нәсихәтләрен дә биреп куя. Ә хатирәләре аның бик күп, чөнки Кәррам абый алты дистә елдан артык “Әлшәй хәбәрләре”н алдыра. Аның хезмәт стажы – ярты гасыр! “Октябрьнең 50 еллыгы” исемендәге колхозда инженер-механик булып эшли, биләмәгә караган авылларга газ кертә, 12 ел хуҗалыкның партия оешмасына җитәкчелек итә. Тормыш иптәше Фәүзия Шәйхетдин кызы белән соклангыч өч ул тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларының уңышларына куанып яшиләр. Хезмәт ветераны районыбыз, гәзитебез һәм шәхсән үзе өчен юбилейлы 2020 елда да яраткан басмасыннан аерылмый. Гыйнвар азагында Әлшәй районы 85 еллыгын билгеләячәк, февральдә гәзитебезгә дә шунча ук яшь тула, ә 8 мартта Кәррам абыйга 80 яшь тула!
Аралашучан, ихлас, зирәк акыллы, көр күңелле шушы гәзит укучыбыз “Әлшәй хәбәрләре”ннән беренче бүләкне алды да инде – декабрьдә “Атна саен бүләк” акциясендә Кәррам Әхмәтов су фильтры отты.
Читайте нас: