Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
7 июль 2020, 13:55

Матбугатка 2021 елның беренче яртысына алдан язылу башланды

“Русия почтасы” киләсе елның беренче яртысына вакытлы матбугатка агымдагы бәяләр буенча вакытыннан алда язылу кампаниясе башлануы турында игълан итте.

“Русия почтасы” киләсе елның беренче яртысына вакытлы матбугатка агымдагы бәяләр буенча вакытыннан алда язылу кампаниясе башлануы турында игълан итте.
Гәзит-журналларга вакытыннан алда язылу 31 августка кадәр дәвам итә.
Матбугат басмаларына podpiska.pochta.ru сайтында, “Русия почтасы” мобиль кушымтасында, барлык почта бүлекчәләрендә яки хат ташучылар аша язылырга мөмкин.
Моннан тыш, мәктәп-интернатлар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә, ветераннарга, инвалидларга, өлкән яшьтәгеләргә яки мохтаҗ кешеләргә ярдәм йөзеннән матбугатка яздырырга була, дип хәбәр итә республиканың Федераль почта элемтәсе идарәлеге.
Шулай ук, хәтерегезгә төшерәбез, киләсе елның икенче яртысына
район басмасына язылу 15 июльгә кадәр озайтылды.
Реклама хокукларында
Читайте нас: