Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
3 август 2020, 16:10

Бүләкләр вакыты

Ни генә дисәк тә, бүләк алырга һәркем ярата.

Ни генә дисәк тә, бүләк алырга һәркем ярата. Аеруча район басмасына язылучылар.
Кыпчак-Аскар авылыннан Нурия Габделборис кызы Ситдыйкова күптән инде миксер турында хыялланган булган. Ә шушы көннәрдә аңа “Атна саен бүләк” акциясендә бәхет елмайды, аның теләге кабул булды!
-Башкорт телендәге “Әлшәй хәбәрләре”н утыз ел алдырам. Миңа гәзиттә басылган барлык материаллар да бик ошый. Башта игъланнар, район турында яңалыклар, аннары башка мәкаләләрне укыйм. Күршеләрем дә гәзитне миннән укырга алып тора. Мин үзем йорт хуҗабикәсе, элек колхоз фермасында савучы булып эшләдем, - ди Нурия Габделборис кызы.
Ул редакциягә өч тапкыр квитанция күчермәсен җибәргән. Һәм менә, ниһаять, аңа бәхет елмайды.
-Киләчәктә дә район басмасына язылачакмын һәм мотлак призлар уйнатуда катнашачакмын, - дип бәхетле елмая ул.
Нурия Ситдыйкова бүләге белән.
Читайте нас: