Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
24 август 2020, 14:20

Бер капчык шикәр хуҗасын, дөресрәге, хуҗабикәсен тапты

“Вәгъдә иткән бер капчык шикәрне кайчан уйнатасыз?” Яңа уңыш өлгөргәнен көтәсезме?" - дип шаяру катыш сорау бирә гәзит укучыларыбыз.

“Вәгъдә иткән бер капчык шикәрне кайчан уйнатасыз?” Яңа уңыш өлгөргәнен көтәсезме?" - дип шаяру катыш сорау бирә гәзит укучыларыбыз.
Һәм менә, ниһаять, икенче ярты еллыкка гәзиткә язылган өчен төп приз уйнатылды. “Раевка шикәр заводы” иганәчесе тәкъдим иткән 25 килограммлык бер капчык шикәр Чайкино авылыннан Гөлсинә Гариповага эләкте! Җиңүчене документлары һәм гәзиткә язылу квитанциясе белән эш көннәрендә редакциядә көтәбез.
Әйе, приз уйнату – ул лотерея билеты кебек, кемдер җиңә, кемдер җиңелә. Алда тагын да яңа бүләкләр булыр, дип ышанабыз. Чөнки киләсе елның беренче яртысына “Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә язылу дәвам итә. 31 августка кадәр район басмасына әлеге хаклар буенча язылырга мөмкин. Безнең белән калыгыз!
Реклама хокукларында
Читайте нас: