Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
7 сентябрь 2020, 16:10

«Яраткан гәзитемә рәхмәт"

“Әлшәй хәбәрләре”нә икенче ярты еллыкка язылу нәтиҗәләре буенча төп призга Чайкинода яшәүче Гөлсинә Гарипова ия булды.

“Әлшәй хәбәрләре”нә икенче ярты еллыкка язылу нәтиҗәләре буенча төп призга Чайкинода яшәүче Гөлсинә Гарипова ия булды.
Шулай туры килүен әйт әле, приз уйнатуда җиңүе турында шатлыклы хәбәрне Гөлсинә Сафа кызы нәкъ туган көнендә ишетә. Димәк, бер капчык шикәр кышкылыкка кайнатма-компотлар әзерләгән мәлдә урынлы булып кына калмады, туган көнгә бүләк булып та иреште.
Мөләем, көләч йөзле Гөлсинә ханым Шафран авылында туып-үскән. Яшь чагында гаиләсе белән Урта Азиядә яшәгән, моннан өч дистә ел элек туган якларына әйләнеп кайтып, Чайкино утарында төпләнгәннәр. Балалар бакчасында мөдир булып хезмәт сала, ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә. Яшь чырайлы ханымны хаклы ялда дип әйтмәссең дә. Бүген ул, бөтен авыл хатын-кызлары кебек, өй мәшәкатьләре белән мәшгуль, яшелчә-җимеш үстерә, шулай ук бал кортлары тота. Җәй көне оныклары картәниләрә янында кунак булырга ярата.
Йорт мәшәкатьләренә чумып Гөлсинә Сафа кызы рухи азык турында да онытмый. Үҙен белгәндән алып район басмасына язылмый калганы юк.
-“Әлшәй хәбәрләре”н алдырмый, район яңалыкларын белми ничек яшәргә була? – дип гаҗәпләнә тугры укучыбыз.
Приз уйнатуга ул квитанцияләрен даими җибәреп тора, әмма әлегә кадәр уңыш урап үтә.
-Яраткан гәзитемә приз өчен зур рәхмәт, сезгә эшегездә уңышлар телим, - дип ихлас елмаеп рәхмәтен белдерде Гөлсинә ханым.
Әйткәндәй, Гөлсинә Сафа кызы гәзиткә киләсе елның тәүге яртысына язылган да инде. Ә сез бу турыда онытмадыгызмы?
Ирина ВЛАДИМИРОВА фотосы.
Читайте нас: