Әлшәй хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Матбугат
30 сентябрь 2020, 16:55

Безнең белән калыгыз!

Вакыт аккан судай. Менә тагын район гәзитенә киләсе елга язылу башлана.

Вакыт аккан судай. Менә тагын район гәзитенә киләсе елга язылу башлана. Ә аның альтернатив яисә төп вариантын сайлауны үзегез хәл итегез, кадерле укучыларыбыз.
Коронавирус инфекциясе пандемиясе редакция эшенә дә үз төзәтмәләрен кертте. Без элекке кебек Раевка почтамты хезмәткәрләре белән берлектә инде матур йолага әйләнгән Әбунәчеләр көнен үткәрә алмадык. Шуңа карамастан, безнең күптәнге гәзит укучыларыбыз элеккечә район басмасына тугры калды.
Икенче яртыеллыкта район үзәгенең күп кенә хезмәт коллективлары “Әлшәй хәбәрләре”нә язылуның альтернатив вариантына өстенлек бирде. Алар арасында 6нчы балалар бакчасын аерым билгеләп үтәсе килә, анда 51(!) хезмәткәр басмабызга язылган. Тутырылган абонементлар саны буенча икенче урынны район хакимияте били – анда 35 кеше гәзитебезне алдырачак. 1нче балалар бакчасында – 28, Раевка 2нче мәктәбендә – 27, 2нче балалар бакчасында – 26, мәгариф бүлегендә һәм 3нче бакчада 22шәр данәгә язылганнар.
Пионерлар йорты хезмәткәрләре беренчеләрдән булып альтернатив варианттан тыш гәзитне өйләрендә алдыру өчен хат ташучылар аша актив языла, алар безнең һәр башлангычыбызда ярдәм итәргә әзер тора. Мәдәният сарае, гимназия, үзәк китапханә, Раевка авыл Советы һәм башка учреждениеләр коллективларына да рәхмәт белдерәбез, алар да район гәзитенә күмәкләп языла.
Киләсе елда да сез безнең белән калырсыз, үзегезнең шатлык-борчылуларыгыз белән уртаклашырсыз, төрле идеяләрегезне тәкъдим итәрсез, бергәләшеп без “Әлшәй хәбәрләре”н тагын да кызыклырак итәрбез, дип ышанабыз, Барыгызга да гәзитебезгә тугры калганыгыз өчен рәхмәт. Безнең белән калыгыз!
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: