Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
17 ноябрь 2020, 11:25

Бүләк Чебенлегә китә

Ә аны район гәзитен башкорт телендә алдыручы Әнисә Кашапова отты.

Ә аны район гәзитен башкорт телендә алдыручы Әнисә Кашапова отты.
Пандемиягә карамастан, тормыш дәвам итә. Шулай ук киләсе елның беренче яртыеллыгына гәзиткә язылу да дәвам итә. Шунысы куанычлы, күпләр, хәтта коллективлар, уңышка ышанып, редакциягә язылу квитанцияләренең күчермәләрен җибәрә. Ә алар арасында өч айга гына язылучылар да бар. Тагын бер кат хәтерегезгә төшерәбез: бүләк уйнатуда катнашу өчен төп шарт – гәзиткә ярты елга, ягъни алты айга язылырга кирәк.
Традицион “Атна саен бүләк” акциясе башланды гына, бүләкләр күп әле, "Бүләк уйнатуга" дигән билге белән квитанцияләрегезне көтәбез, исем-шәрифләрегезне, адресыгызны, телефон номерын аңлаешлы язарга онытмагыз.
Ә беренче җиңүчебез Әнисә Кашапованы редакциядә эш көннәрендә документлары һәм язылу квитанциясе белән көтәбез.
“Әлшәй хәбәрләре” гәзите редакциясе.
Реклама хокукларында
Читайте нас: