Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Матбугат
3 декабрь 2020, 11:21

“Гәзиттәге бар яңалыкларны да укып барам”

Чираттагы «Атна саен бүләк» акциясендә җиңү яулаган Елена Садыйкова редакциягә бүгенге барлык таләпләрне үтәп битлектә, перчаткаларда һәм үзаллы изоляциядә булганнарга киңәш ителгәнчә, 11дән 13 сәгатькә кадәр килде.

Чираттагы «Атна саен бүләк» акциясендә җиңү яулаган Елена Садыйкова редакциягә бүгенге барлык таләпләрне үтәп битлектә, перчаткаларда һәм үзаллы изоляциядә булганнарга киңәш ителгәнчә, 11дән 13 сәгатькә кадәр килде. Фотога төшерү өчен генә без аны шәхси саклану чараларын салырга күндердек.
- Гәзитне алгач та, укырга утырам, бер генә яңалыкны да калдырмыйм. Бүләк отуымны белгәч, бик сөендем, әлбәттә, - ди Елена Семеновна. Тугры гәзит укучыбыз “Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә язылмый калганы юк.
- Безнең подъездда гәзитне мин генә генә алдырам, күпләр кыйммәт, диләр, - дип борчыла Раевка авылындагы күп фатирлы йортта яшәүче ханым. – Хаклар арта шул, әмма ни эшлисең? Район басмасыннан башка булмый бит.
Ул бүләк уйнатуга квитанцияләрен даими җибәргән, берничә ел элек тәприз откан булган инде, быел да уңыш аны читләп узмады.
Елена Семеновна озак еллар тимер юлда юл монтеры, аннары җыештыручы булып эшли. Тормыш иптәше белән 42 ел иңне-иңгә терәп тату гомер кичерәләр, 148нче ПМСта бергә эшләгәннәр, өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүген тимер юлчыларның гаилә династиясен уллары Роберт дәвам итә. Садыйковлар хаклы ялда да эшсез утырмый. Елена Семеновнаның туган авылы Александровкада (Никифар авыл Советы) бакча утырталар. Балалары, алты оныгының уңышларына куанып яшиләр. Ә ял сәгатьләрен гәзит-журналлар, шул исәптән “Әлшәй хәбәрләре”н укып үткәрәләр.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: