Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
11 декабрь 2020, 12:58

Район басмасыннан аерылмагыз

«Әлшәй хәбәрләре» гәзите - район халкы өчен яңалыкларны җиткереп торучы матбугат басмасы.

«Әлшәй хәбәрләре» гәзите - район халкы өчен яңалыкларны җиткереп торучы матбугат басмасы. Менә 85 ел инде аның үз укучылары бар. Күпләр, гәзиткә тугры калып, аны даими алдыра, сишәмбе һәм җомга көннәрен түземсезлек белән көтә.
Район тормышының чагу вакыйгалары, авылның, яшьләрнең ничек яшәве, яңалыклар, хезмәт коллективлары һәм аерым кешеләр турында мәкаләләр, сорауларга җаваплар, котлаулар һәм игъланнар – боларның барысын да район басмасы битләрендә күрергә мөмкин.
Хөрмәтле предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, малтабарлар, авыл биләмәләре башлыклары, әлшәйлеләр! Бүгенге катлаулы чорда район басмасыннан аерылмый, гәзиткә язылсагыз иде. Финанс мөмкинлекләре булмаган туганнарыгызны һәм якыннарыгызны да басмага яздырып сөендерә аласыз. Яңа елга әти-әниләрегезгә, картәни-картәтиләрегезгә яхшы бүләк ясагыз, чөнки алар өчен гәзит район тормышы турында бердәнбер мәгълүмат чыганагы ул.
Без шулай ук үз бурычларыбызны намус белән үтәргә тырышабыз, райондагы һәрбер оешмага мәгълүмати ярдәм күрсәтәбез, яхшы башлангычларны, изге эшләрне чагу яктыртабыз. Күп вакыт моның өчен акча да алмыйбыз, ә бит басма мәйдан арзан түгел. Шулай ук хөрмәтле гәзит укучыларыбыз өчен Әбунәчеләр көне оештырабыз, бүләкләр уйнатабыз. Бу чаралар безнең араларны тагы да якынайта.
2021 елның беренче яртысына язылу 882 сум 84 тиен тәшкил итә. Гәзитебезнең альтернатив вариантына язылсагыз, район үзәгендә эш урынында алучылар өчен ул күпкә очсызга төшә, басманы да үзебез китереп бирәбез. Аның бәясе - 590 сум. Күпләр район басмасын редакциядән килеп ала, бу очракта аның хакы 550 сум тәшкил итә. Шулай итеп, без сезнең өчен барлык уңайлы язылу алымнарын кулланырга тырышабыз.
Әле матбугатка язылу ункөнлеге дәвам итә, бу чорда басмага 6 айга 774 сум 72 тиенгә язылырга була. Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II төркем инвалидлары өчен ул тагын да очсызрак-707 сум 28 тиен.
Гәзиткә язылыгыз һәм башкаларны да яздыртыгыз!
Светлана ЖУКОВСКАЯ,
“Әлшәй хәбәрләре” гәзите мөхәррире.
Реклама хокукларында
Читайте нас: