Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Матбугат
17 декабрь 2020, 11:50

Рауза Әюпова бүләк отты

-Беләсезме, монда минем мәктәп елларым шунда үтте бит, - дип моңсуланып искә алды бүләк алырга килгән Рауза Солтан кызы.

-Беләсезме, монда минем мәктәп елларым үтте бит, - дип моңсуланып искә алды бүләк алырга килгән Рауза Солтан кызы.
Әйе, бүген безнең редакция урнашкан бу бинада һаман да кызыксынучан, тиктормас балаларның шат тавышлары, үз эшенә тугры, таләпчән педагоглар турында истәлек саклана кебек. Монда кайчандыр 39нчы тимер юл мәктәбе булган, соңыннан ул районның 5нче төп гомуми белем бирү мәктәбе булып китә. Әмма бу белем учагын да үзгәреш җилләре урап үтми, хәзер инде ул укучыларының хәтерендә генә торып калган...
Аларның берсе - район үзәгендә яшәүче Рауза Әюпова. Егерме биш ел гомерен райпоның гомум туклану системасына багышлаган, соңыннан социаль хезмәткәр булып эшләгән ул. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерә. Бүген Рауза апа хаклы ялда, алты оныгын карауда ярдәмләшә.
Рауза Солтан кызы гомере буе район гәзитенең тугры укучысы да әле. Киләсе елга басмага язылып, квитанциясенең күчермәсен атна саен үткәрелгән бүләк уйнатуга җибәреп приз отты ул.
Читайте нас: