Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
18 декабрь 2020, 16:12

Рауза Әюпова бүләк отты

-Беләсезме, монда минем мәктәп елларым шунда үтте бит, - дип моңсуланып искә алды бүләк алырга килгән Рауза Солтан кызы.

-Беләсезме, монда минем мәктәп елларым шунда үтте бит, - дип моңсуланып искә алды бүләк алырга килгән Рауза Солтан кызы.
Әйе, бүген безнең редакция урнашкан бу бинада һаман да кызыксынучан, тиктормас балаларның шат тавышлары, үз эшенә тугры, таләпчән педагоглар турында истәлек саклана кебек. Монда кайчандыр 39нчы тимер юл мәктәбе булган, соңыннан ул районның 5нче төп гомуми белем бирү мәктәбе булып китә. Әмма бу белем учагын да үзгәреш җилләре урап үтми, хәзер инде ул укучыларының хәтерендә генә торып калган...
Аларның берсе - район үзәгендә яшәүче Рауза Әюпова. Егерме биш ел гомерен райпоның гомум туклану системасына багышлаган, соңыннан социаль хезмәткәр булып эшләгән ул. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерә. Бүген Рауза апа хаклы ялда, алты оныгын карауда ярдәмләшә.
Рауза Солтан кызы гомере буе район гәзитенең тугры укучысы да әле. Киләсе елга басмага язылып, квитанциясенең күчермәсен атна саен үткәрелгән бүләк уйнатуга җибәреп приз отты ул.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
***
Хәтерегезгә төшерәбез, 2021 елның тәүге яртысына “Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә ташламалы хакка язылу 20 декабрьгә кадәр дәвам итә, мөмкинлектән файдаланып калыгыз.
“Әлшәй хәбәрләре” гәзитенә rbsmi.ru сайтында (монда басманың электрон вариантына да язылырга була), почта бүлекчәләрендә, хат ташучылар аша язылырга мөмкин. Шулай ук редакциянең үзендә Раевка авылы, Киров урамы, 3 адресы буенча альтернатив подпискага да (гәзитне сишәмбе һәм җомга көннәрдә редакциядән үзегезгә килеп алырга) квитанция тутыра аласыз.
Реклама хокукларында
Читайте нас: