Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
29 декабрь 2020, 13:51

Бар хыялларыгыз да тормышка ашсын!

Гәйнәямак авылында яшәүче ирле-хатынлы Рәзифә һәм Вәзир Ситдыйковлар район басмасын татар телендә алдыра.

Гәйнәямак авылында яшәүче ирле-хатынлы Рәзифә һәм Вәзир Ситдыйковлар район басмасын татар телендә алдыра.
Һәр елны гәзиткә язылып, Рәзифә Әнвәр кызы бүләк уйнатуга квитанция җибәреп торды, без гәзит укучылар белән бергә җиңүчеләрне лототрон ярдәмендә билгеләгән елларда үзенең дә редакциягә килгәне булды. Әмма уңыш елмаймады. Ә быел аның теләге кабул булды. Гәзиттә акциядә җиңүчеләр арасында үзенең исемен күреп, ышанмый хәтта безгә шалтыратты.
Призны алырга Уфадан эштән кайтып барган гаилә башлыгы Вәзир Габдрахман улы керде, әйткәндәй, бүләк тә нәкъ менә аңа тәгәенләнгән бит - инструментлар җыелмасы хуҗалыкта ир-атка бик кирәкле әйбер. Ә Ситдыйковларның иң зур сөенече - Яңа ел алдыннан шатлык өстенә шатлык өстәп икенче оныклары дөньяга килде.
Ә бу юлы «Атна саен бүләк» акциясендә район үзәгеннән Николай Максимов җиңүче булды.
Приз уйнату тәмамланды, бүләкләр үз хуҗаларын тапты. Аларның барысы да озак еллар “Әлшәй хәбәрләре”н даими алдыручыларга эләгүенә без бик шатбыз. Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, бар хыялларыгыз да тормышка ашсын. 2021 елда яңадан очрашканга кадәр!
“Әлшәй хәбәрләре” гәзите редакциясе коллективы.
Читайте нас: