Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
14 гыйнвар 2021, 17:00

Яңа гәзитне кулга алу – үзе бер шатлык

Чираттагы матбугатка язылу кампаниясенең кызу чорында, ноябрь-декабрь айларында, редакция гәзит укучылар яратып өлгергән “Атна саен бүләк!” акциясен үткәрде.

Чираттагы матбугатка язылу кампаниясенең кызу чорында, ноябрь-декабрь айларында, редакция гәзит укучылар яратып өлгергән “Атна саен бүләк!” акциясен үткәрде.
Шунысы шатлыклы: бөтен бүләкләрне район басмасының тугры дуслары отты. Алар арасында Раевкада яшәүче Николай Максимов та бар.
Николай Иванович егерме елдан артык Себердә эшләгән, бүген ул хаклы ялда. Яраткан тормыш иптәше – Раевка үзәк район дәваханәсе акушеры Татьяна Вячеславовна белән бер кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары бар. Медицина хезмәткәрләре династиясен бүген район дәваханәсендә эшләп йөрүче кызы Анастасия Демидова дәвам итә.
Николай Максимов бүләк артыннан редакциягә Яңа ел бәйрәме алдыннан килгән иде. Мөләйем, ягымлы бу гәзит укучыбыз гомере буена “Әлшәй хәбәрләре”н алдырган, ул басмага элеккечә почта аша язылуны хуп күрә. “Яңа гәзитне почта йәшнигеннән алу күңелгә зур канәгатьлек бирә”, - ди ул. Квитанциясен приз уйнатуга җибәрә, бүләк отармын дип уйламый да. “Бик шатмын. Зур рәхмәт, иҗади эшегездә уңышлар сезгә”, - дип изге теләкләрен җиткерде ул безгә.
Автор фотосы.
Читайте нас: