Әлшәй хәбәрләре
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
27 гыйнвар 2021, 16:57

Бүләккә – район гәзите

Николай Сибирцев исемендәге Аксен агросәнәгать колледжында үз ветераннарына бушлай район гәзитен яздырдылар.

Николай Сибирцев исемендәге Аксен агросәнәгать колледжында үз ветераннарына бушлай район гәзитен яздырдылар.
Безнең гәзит район халкының күбесе өчен элекке танышына, дустына, хәтта гаилә әгъзасына әйләнгән. Елдан-ел укучыларыбызның саны кимүе безне борчуга сала, әлбәттә. Өлкән яшьтә булу сәбәпле кемнәрнедер югалттык, әйтергә кирәк, безнең гәзитне укучылар, башлыча, өлкән буын кешеләре, кемдер басма версиягә караганда электрон вариантны хуп күрде – заман шулай таләп итә, ә кайберәүләрнең гәзитне алдармавына язылу хакы сәбәпче. Шулай да, бернәрсәгә дә карамый, басмабызга тугры калучылар да бихисап. “Әлшәй хәбәрләре”нең шундый тугры дусларының берсе булып бөек рус галимы Николай Сибирцевның исемен йөртүче Аксен агросәнәгать колледжы тора.
Уку йортының укытучылары һәм хезмәткәрләре ел саен гәзиткә язылмый калмый. Менә быел да алар район басмасына язылу турындагы үтенечебезне беренчеләрдән булып ишетте. Матбугатка язылуның төрле вариантларын – почта аша, корпоратив – оешмалар буйлап тарату, электрон юлларын сайлады. Соңгы ысул башкаларына караганда гәзитне бер көн алдан уку мөмкинлеге бирә. Ә иң мөһиме, Яңа ел алдыннан колледжда үз ветераннарына бүләк эшләргә – 2021 елның тәүге яртысына 20 данә гәзиткә язылырга карар иттеләр. Хәзер белем бирү йортында озак еллар хезмәт салган укытучылар һәм хезмәткәрләр профсоюз оешмасы ярдәмендә “Әлшәй хәбәрләре”нең яңа санын бушлай алу мөмкинлегенә ия булды.
Без чын күңелдән Аксен агросәнәгать колледжы җитәкчелегенә, профсоюз оешмасына һәм коллективына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә лә безне шундый хезмәттәшлек һәм, әлбәттә, яхшы яңалыклар гына берләштерер, дигән өметтә калабыз.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
"Әлшәй хәбәрләре"нең беренче битендә "безнең колледж һәм укучыбыз турында яңалык", - дип колледж хезмәткәре Филиза Хафизова Зәки Фәткулла улы Сафаровка гәзит тапшыра.
Читайте нас: