Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мавыгулар
9 июнь 2018, 02:00

Тынмасын моңлы гармун!

Чебенле авылында оста гармунчы Шакир Зариповны белмәгән кеше юктыр. Җитез бармаклары белән көмеш телләргә басып гармунын уйнап җибәрсә, күңелгә моң тула, дөньялар ямьләнеп киткәндәй була.

Чебенле авылында оста гармунчы Шакир Зариповны белмәгән кеше юктыр. Җитез бармаклары белән көмеш телләргә басып гармунын уйнап җибәрсә, күңелгә моң тула, дөньялар ямьләнеп киткәндәй була.
Балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән Шакир абый бәләкәйдән тырыш, ныкышмалы, ярдәмчел булып үсә. Дәртләнеп, чәмләнеп гармун тартырга да өйрәнә. Авылдагы бер генә бәйрәм чарасы, бер генә концерт та ансыз үтми. Ул заманнерда шаулап-гөрләп узган “Кызлар тавы” бәйрәмендә дә гармун уйнап моңлы җырлар сузган, яшьләрне биеткән, кайнар йөрәкләргә дәрт өстәгән.
Шакир Мөхәммәтгали улы хаклы ялга чыкканчы “Мир” колхозында шофер булып эшли. Вакыты никадәр генә тыгыз булмасын, гомере буе җыр-моңнан аерылмады ул. Өздереп гармунда да уйный, моңлы тавышы белән халык җырларын да бик оста башкара Шакир абый. “Уйна, гармун!” район конкурсларында катнашып, матур чыгышлары белән сокландыра, быел менә “Дим моңы” төбәк фестивалендә халык җ ырлары “Сәлимәкәй” һәм “Сибай”ны башкарып, тамашачыларны әсир итте. 75 яшьлек ир-узаманга бу бәйгедә беренче урын бирелде һәм “Ирәндек моңнары” төбәкара конкурсына чакыру алды.
Сөекле тормыш иптәше Рәйлә апа белән алар 45 ел бергә гомер кичерә, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларын карашалар. Ә бөтен гаилә бергә җыелганда, Шакир абый кулына гармунын ала, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашкан, сандугачлар сайраткан моңлы дустына кушылып рәхәтләнеп, күңеле булганчы җырлар суза. Әйдә, яңгырасын, бик озак тынмасын әле бу котлы йортта тылсымлы көй-моңнар!
Раушания УСМАНОВА.
Читайте нас: