Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мавыгулар
7 ноябрь 2019, 02:00

Чулпанның серле дөньясы

Түбән Әүрез урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Чулпан Муллагалиева үзенең картиналарында туган ягының матурлыгын чагылдырырга тырыша.

Түбән Әүрез урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Чулпан Муллагалиева үзенең картиналарында туган ягының матурлыгын чагылдырырга тырыша.



Быел көз Пионерлар йортының сынлы сәнгать студиясендә шөгыльләнгән яшь рәссамның район мәдәният сараенда тәүге шәхси күргәзмәсе оештырылды. Тамашачылар хөкеменә төрле пейзажлар, шул исәптән фантастик пейзажлар, натюрморт, әкият геройлары рәсемнәре куелды.



Чулпан рәсем төшерү белән бик иртә - дүрт яшеннән кызыксына башлый. Ул башта әнисен, әтисен, апасын төшерә. Бүген инде пейзажга өстенлек бирә, үзенең эшләрендә чагу төсләрне куллана. Үзе яраткан яшел төс белән “Башкортстан табигате” картинасын төшергән. Аның шулай ук “Күңелем чәчкә ата”, “Минем тылсымлы дөньям”, “Серле урман” һәм “Алтын көз” исемле картиналары да җыелучыларның күңеленә хуш килде.


-Пионерлар йортының сынлы сәнгать студиясендә рәсем төшерүнең төрле алымнарын үзләштереп, акварель, гуашь, каләм, майлы буяулар белән эш итәргә өйрәндем. Үземне сынлы сәнгатьнең төрле техникаларында сынап карыйм. Картина төшерүгә мине бөтен нәрсә илһамландыра, хәтта яңа хушбуйлар да, - ди Чулпан елмаеп. – Мәсәлән, “Чәчәкләр исе” картинасы шулай барлыкка килде. Әкият геройларын төшереп, җансүрәтләр ясарга яратам, аларны You Tube каналына куям.


Бу Чулпанның беренче күргәзмәсе булды һәм ул соңгысы булмас, сәләтле кыз безне соклангыч картиналары белән киләчәктә дә куандырыр әле, дип ышангы килә.


Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотолары.
Читайте нас: