Гүзәлия Зыязетдинова белән күрешкәнебезгә озак вакыт үтсә дә, аның иҗади эшләре бу соклангыч ханым белән очрашуны һәрвакыт хәтергә төшереп тора.
Күзләр - күңел көзгесе, ди халык. Кайберәүләрнең күзләре чоңгыл кебек, үзенә тарта, тылсымлы матурлыгы белән әсир итә, ә икенчеләре ниндидер салкынлык белән үзеннән этәрә. Гүзәлия Тимерҗан кызы да үз эшләрендә нәкъ күзләргә аерым басым ясый.
Гади генә такта кисәге, прессланган фанера күз алдында җанлана. Лобзик, дрель, пумала, буяулар ярдәмендә зур матур күзле матрешкалар барлыкка килә.
-Бу шөгыль белән 2008 елда декрет ялында утырганда мавыгып киттем. Аңа кадәр бәләкәй паласлар, оекбашлар, кофталар бәйли идем. Хәзер менә тактадан әйберләр кисеп, аларга бизәкләр төшерәм. Төрле фигуралар уйлап табам... Мәктәптә укыган чакта ук стена гәзитләренә рәсем төшердем, төрле нәрсәләр ясый идем, ниндидер матур һәм файдалы әйберләр эшлисем килде. Ә азык турагыч такта кухняда һәрвакыт кирәк, - ди Гүзәлия Тимерҗан кызы.
Ә бу такталар гади генә түгел, күз явын алырдай кара, зәңгәр, яшел күзле чибәр кызлар сынында!
-Кайбер матрешкалар белән аерылышасы да килми, кайберләрен якыннарыма бүләк итәм. Бигрәктә күзләр төшерергә яратам, - дип серләре белән бүлеште әңгәмәдәшем.
Аның балалары да иҗат белән мавыга. Өлкән улы Нуршат - гаиләдә озак көтеп алынган бала, шуңа да аңа шатлык нуры дип исем биргәннәр, оригами ясарга ярата. Кызы Алина пластилиннан бәләкәй генә этләр, башка хайван сыннары, җансурәт геройларын ясый. Икенче улы Илшат хуҗалыкта ярдәм итәргә ярата.
Берничә ел элек Гүзәлия һәм Илвир яшь гаиләләргә ярдәм программасы буенча Казанка авылында йорт сатып алган. Балалары Раевка авылы гимназиясендә укый, аларны мәктәп автобусы йөртә.
Гүзәлия Тимерҗан кызы башта үзе туып-үскән Отрада авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән, анда тозлы камырдан әйберләр ясау түгәрәге алып барган, балаларны аңардан төрле сувенирлар ясарга өйрәткән. Читтән торып культурология укытучысы белгечлеге буенча Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлый.
Бүген Гүзәлия Тимерҗан кызы М. Буранголов исемендәге башкорт лицеенда рус теле укытучысы булып эшли, ә Илвир Мидхәт улы – “Раевка” җәмгыятендә тракторчы-машинист.
Зыязетдиновлар икесе дә яраткан эше, йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнә, балалар үстерә. Әмма көндәлек мәшәкатьләреннән бераз арынып, буш минутлары килеп чыкканда, Гүзәлия Тимерҗан кызы кулына гадәти эш коралларын алып, яңа образлар тудыра, искиткеч кул эшләрене коллекциясен тулыландыра.