Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мавыгулар
24 июль 2020, 16:00

Оста куллы тегүче

Шафран авылыннан тегүче-кул эше остасы Светлана Сафина турында республикадан читтә дә беләләр

Шафран авылыннан тегүче-кул эше остасы Светлана Сафина турында республикадан читтә дә беләләр
Һөнәре буенча ул, ышанмассыз да, станция буенча дежур! Кайчандыр, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Дим станциясенең тимер юл техникумына укырга керә. Дүрт ел укыганнан соң, туган авылында билет сатучы кассир булып эшли башлый. Арытабан югары белем алу теләге белән Светлана читтән торып Самара дәүләт тимер юл университетын тәмамлый.
Язмышын да тимер юлчы егет белән бәйли. Тормыш иптәше Денис та, ул бүген алтынчы разрядлы белгеч, тимер юлында монтер булып эшли, тимер юл техникумын тәмамлаган. 2013 елда Сафиннар гаиләсендә кызлары Аделина дөньяга килә, шул вакыттан башлап Светлана тегү белән мавыгып китә.
-Декрет ялында хәреф формасындагы исемле йомшак мендәрләр тегә башладым, ул вакытта тегү машинам да юк иде. Тиздән әйберләремә сорау артты һәм үз клиентларым барлыкка килде. Балачакта мине әтием тегәргә өйрәтте, аның картәтисе дә тегүче булган, сугыштан соңгы елларда ул авыллар буйлап йөреп, кием теккән. Ә бүген мин заказга күлмәкләр, әниләре һәм кызларына матур итәкләр, әтиләр өчен галстук-күбәләкләр, йомшак уенчыклар, эт-песиләргә ятарга урын, балалар өчен автомобиль мендәрләре, яңа туган сабыйларга “оя”лар тегәм. Бер атна эчендә генә яңа туган кызларга дүрт оя тегеп бирдем, - ди Светлана.
Хәтта Мәскәүдән, Петербургтан, Казаннан фотосессия өчен әзер үлчәмнәрен җибәреп күлмәкләрга заказ бирәләр. Тегелгән әйберләрне почта аша җибәрә, ә Уфадагы клиентларга үзләре илтеп бирә, чөнки тукыма алу өчен шәһәргә еш барырга туры килә. Светлана барлык гаилә әгъзаларына да өс киемен үзе тегеп кидерә. Алар уңайлы да, матур да, зәвыклы да.
Бар эшкә уңган Светлана сатуга текән курчаклар өчен уенчык йортларны ире Денис эшли. Аделина да гаилә эшенә үз өлешен кертә, ул әнисенә ярдәмләшә.
Әйткәндәй, Аделина рәсем төшерергә ярата, әтисенә йомырка тәбәсе әзерли, пицца, солы печеньесы пешерә, картәнисе кебек пешекче булырга хыяллана. Әмма, кем белә, еллар узгач Аделина да оста тегүче булып китәр, бәлки. Чөнки элек-электән тегү хуҗабикәнең һәм йорт учагын саклаучы хатын-кызның күркәм сыйфатларының берсе булган.
Читайте нас: