Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мавыгулар
15 октябрь 2020, 18:03

Иҗатка гашыйк Анастасия

Аксен агросәнәгать колледжында талантлы, актив егетләр һәм кызлар күп.

Аксен агросәнәгать колледжында талантлы, актив егетләр һәм кызлар күп. Алар арасында олимпиадаларда, төрле иҗади һәм спорт конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар бар.
Анастасия Михайлова шундый сәләтле студентларның берсе. Кыз – булачак пешекче, колледжның икенче курсында “Пешекче – кондитер” белгечлеге буенча белем ала. Эшсөяр, басынкы һәм тырыш кызга уку җиңел бирелә, ул – уку алдынгысы, - ди студент кыз турында колледжның Раевка бүлекчәсе мөдире Зилә Әхмәтҗанова.
Анастасиянең пешеренү сәләтеннән тыш матур итеп рәсем төшерү маһирлыгы да бар. Колледжның стеналары да аның чагу эшләре белән бизәлгән.
-Бәләкәй чактан хәтерләвемчә, апам рәсем төшерергә ярата иде. Мин дә, мөгаен, аңа охшарга тырышып, кулыма пумала алганмындыр. Үземне белгәннән бирле рәсем төшерү белән мавыгам, - дип елмая Анастасия.
Кызның сәләтен педагоглары һәм курсташлары гына түгел, ә иҗади бәйгеләрнең жюри әгъзалары да югары бәяли. Мәсәлән, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына арналган эшләре өчен кыз берьюлы берничә призга лаек була. Ул – агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан республика оешмасы үткәргән “Хәтер үлемсез” конкурсы җиңүчесе, һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында оештырылган “Җанлы пумала” конкурсы призеры.
Настя күбрәк каләмнәргә һәм акварель буяуларга өстенлек бирә. Ул чагу төсләр ярата һәм төсле портретларны төшергәндә шуларны күбрәк куллана. Соңгы вакытта гуашь һәм акрил буяулар куллану турында уйлана. Әмма кызның төп материалы – кәгазь һәм гади каләм. Ә яраткан темасы – чын тормыштан, кино һәм мультфильмнардан алынган геройлар, үз фантазияләрендә тудырылган төрле кешеләр.
-Уйларымны шунда ук кәгазьгә төшерә барам. Чөнки уй-хыялларның чиге юк, - дип рәсем төшерү серләре белән уртаклаша булачак пешекче һәм рәссам.
Аксен агросәнәгать колледжы студенткасы Анастасия Михайлова киләчәктә эшсез калмас, мөгаен. Әйе, зәвыклы аш-су әзерләү – пешекче һөнәре өчен төп таләп. Ә менә иҗадка гашыйк рәссам-пешекчеләр бик еш очрамый.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотолары.
Читайте нас: