Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мавыгулар
14 гыйнвар 2021, 14:05

Бөтен бизәнгечләр – сөйгәнемә

Раевка авылында яшәүче Юрий Александрович Ваншулин бизәнгечләр эшләргә өйрәнә генә.

Раевка авылында яшәүче Юрий Александрович Ваншулин бизәнгечләр эшләргә өйрәнә генә. Күптән түгел ул магазинда сатылмаган, бик үзенчәлекле бизәнгечләр ясый башлаган.
Хатыны Неля Григорьевна ипләп кенә шкатулкадан бизәнгечләрен ала. Кызыл кашлы балдак шунда ук игътибарны җәлеп итә, аны шушы бәйрәм көннәрендә билгеләп үтелгән чираттагы туй юбилеена ире бүләк иткән. Неля ханымның кулларында – беләзек, күз явын алып торган муенса. Бер генә купшы хатын-кызда да юк мондый бизәнгечләр, аларның барысын да сөекле ире эшләп биргән!
Ваншулиннарның йорты да бик күркәм һәм уңайлы. Бәхетле парның күзләреннән нур бөркелеп тора, бер-берсенә булган мөнәсәбәте сокландыра.
Алар 1962 елда очраша. Икесе дә үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашып йөри, кичке уенда танышалар. Егет тә төс-башка матур, кыз да чибәр, шундый назлы, килешле генә буй-сынлы. Шулай менә хәзер биш дистә елдан артык вальс өермәсендә бергә өереләләр. Тормышның бөтен авырлыкларын бергә ерып чыгалар, иң якын һәм сөекле кешеләре – кызлары Ольганы югалту кайгысын да бергә кичерәләр, оныклары Григорийны яхшы тәрбия биреп үстерәләр.
Ваншулиннар гомере буе Раевка 2нче мәктәбендә эшли. Неля Григорьевна хезмәт, соңыннан рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Ә Юрий Александрович башта җыр дәресләрен алып бара, лаборант була һәм озак еллар тарих фәненнән белем бирә, тарих укытучыларының район методик берләшмәсенә җитәкчелек итә. Икесе дә “Халык мәгарифе алдынгысы” билгесе белән бүләкләнгән.
Юрий Александровичның өендә бәләкәй генә остаханәсе бар. Күркәм бизәнгечләрне шунда эшли дә инде ул. Нәзек кенә тимерчыбыктан йөзекләр, кулоннар ясый, аларны төрле ташлар белән бизи. Бу бизәнгечләр магик көчкә ия. Һәрберсенең үз тәгаенләнеше бар. Беләзекләрне тиредән дә эшли.
Тәрәзә төбендә Неля Григорьевнаның яраткан гөлләре – орхидеялар чәчкәгә күмелгән, якында гына сөекле ире бүләк иткән сәйлән чәчкәләр күзнең явын алып утыра. Ә гөлләрнең ниндие генә юк монда! Раузалар, астралар, йолдыз чәчкәләр, ромашкалар, күгәрчен күзләре...
Ваншулиннарның йортын кулдан ясалган төрле әйберләр дә бизи. Стеналарда тарихи темаларга багышлап сырлап эшләнгән картиналар. Шкаф киштәләрендә классик әдәбият томнары һәм бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның портреты урын алган. Бу картина агачны сырлап, бизәкләп эшләнгән. Юрий Александровичның тагын да бер мавыгуы - балык тоту. Әйткәндәй, бу Ваншулиннарның уртак яраткан шөгыле! Бакчачылык белән дә уңышлы шөгыльләнә алар, виноградның төрле сортларын үстерәләр. Җәй көннәрендә аларның бакчасында раузалар һәм башка төрле чәчкәләр күзнең явын ала.
Юрий Александрович – иҗади кеше. Яңадан-яңа идеяләр уйлап таба, гадәти булмаган, үзенчәлекле шөгыльләрне тиз генә үзләштерә ала.
Читайте нас: